Уракка тег белән яңалыклар
-
Үзе чәчте, үзе ура
Апас егете, булачак җир белгече Рафис Зәйнуллин бүген Чурибураш иген басуында тәҗрибә туплый. Иртә яздан практикага кайткан егет 12 "яшьлек" Клаас-Доминатор"ы белән өлкән игенчеләрдән калышмый, алны-ялны белми эшли. "Чәчүдә дә сынатмады, хәзер менә үзе чәчкән, тир түгеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алуда үз өлешен кертә. Мактаудан башка...
-
Беренче олаулар кабул ителде
Каратун ашлык кабул итү пункты 14 июльдә беренче олауны кабул итте. Җиңел кулдан беренчеләрдән булып "Горбунов" берләшмәсе игенчеләре суктырып алган уңыш тапшырылды. Шулай ук "Әлмәндәр" берләшмәсе дә калышмады.
-
Комбайннар уракка әзер
Районда урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Быел әлеге кампаниядә 63 "кыр корабы" катнашачак. Шуларның 45е чит ил техникасы. "32 мең 500 гектарда икмәкне бердәм көч һәм тырышлык белән югалтуларсыз җыеп алу безнең төп бурычыбыз", - диде комбайннар парадында катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов. Дәүләки бүлекчәсе базасында ООО СХП "Зөя"...