ӨЛКӘННӘРНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ – ЯШЬ БУЫННЫҢ БУРЫЧЫ
Апас урта мәктәбе укучылары 24-29 сентябрь көннәрендә "Шәфкатьлелек атналыгы" үткәрделәр. Шушы вакыт эчендә алар күп кенә изгелекләр кылдылар. "Чиста тәрәзә", "Чиста йорт" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче ветераннар янында булып, аларның йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Бакчаларында, йорт тирәләрендә һәм өй эчләрендә җыештыру, чистарту, тәртипкә китерү эшләрен башкардылар һәм меңләгән рәхмәт сүзләре...