ЯРМИНКӘЛӘР...
17 ноябрьдә районыбыз җитештерүчеләре Казанда көзге ярминкәдә гөрләтеп сәүдә итеп кайтсалар, 18 ноябрьдә ярминкә район үзәгендә булды.
Сәүдә нокталарында сатып алучыларга киң ассортиментта быелгы уңыш, кул эшләнмәләре һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре, мәктәпләр берсеннән-берсе уздырып күргәзмәләр оештырганнар, мәктәп яны участокларында үстергән яшелчә, эшләнмәләрен алып килгәннәр иде....