ЯҢА ЕЛ ШАТЛЫК-СӨЕНЕЧЛӘР КИТЕРСЕН!
Үзенең шатлыклы мизгелләре, мәшәкатьләре белән сизелмичә дә, тагын бер ел артта калды. Яшәгән тормышыбызга, куйган хезмәтебезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 2012 елда зур уңышларга ирештек. Районыбызда мәһабәт корылмалар арта, яңа йортлар төзелә, Апасыбыз көннән-көн матурлана, гүзәлләнә бара. Бу - уртак фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
Хөрмәтле райондашларыбыз!...