Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Алдынгыларга премияләр тапшыру дәвам итә

Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 17 августка район буенча 10945 гектарда, 40060 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 36,6 центнер тәшкил итә. Барлык хуҗалыклар да һава шартлары яхшы булганда, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Горбунов, Йомралы берләшмәләре, "Табар", "Нур" хуҗалыклары, Вахитов крестьян-фермер хуҗалыгы...

Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 17 августка район буенча 10945 гектарда, 40060 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 36,6 центнер тәшкил итә. Барлык хуҗалыклар да һава шартлары яхшы булганда, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Горбунов, Йомралы берләшмәләре, "Табар", "Нур" хуҗалыклары, Вахитов крестьян-фермер хуҗалыгы көзге бодай уңышын тулысынча җыеп амбарларга салды.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәр иртәсен басу-кырлардан, игенчеләр белән очрашудан башлый. Шулай ук алдынгы комбайн экипажларын бүләкләүләр дә дәвам итә.

Горбунов берләшмәсенең алдынгы комбайнчысы Марат Гыйбадуллин экипажы "Нью Холланд СХ 6090" комбайннары арасында беренчеләрдән булып 12 мең центнердан артык иген суктырган өчен "Иң яхшы экипаж" байрагына ия булды.

Илгиз Зиннуров экипажына 5 мең сумлык премия тапшырылды.

- Ел әйләнәсе җир эшендә без. Алтынчы сезон менә комбайнда туган як кырларын иңлибез. Салахов Марсель белән алмашабыз. Ул төнге сменада, ә мин көндез. Хезмәтебезне менә премия белән бәяләделәр, - ди Шәмәк авылы егете Илгиз.

Наил Юнусов белән Рамил Зәйнуллин экипажы шулай ук 5 мең сум күләмендә премия алды. - Без инде дүртенче сезон комбайнда. Рамил төнлә. Мин көндез эшләп алдынгы урынга чыктык. Рәхмәт җитәкчеләргә!, - диләр алдынгы игенчеләр.

Рамил Шиһапов белән Илдүс Кәлимуллиннар шулай ук 5 мең сумлык премия белән бүләкләнделәр. - Илдүс абый озак еллар кыр корабын иярләсә дә мин әле беренче сезон гына эшлим. Эшмәкәрлек хезмәтемне урып-җыю эшләренә алыштырып торырга булдым. Премия дә алгач тагын да күңел үсеп, тагын да яхшырак эшлисе килә башлады, - ди Рамил Шиһапов. Игенчеләребезнең эшләрендә уңышлар телибез. Премия ияләре белән таныштыруны алдагы саннарыбызда да дәвам итәчәкбез.

Гүзәл Хилавиева

Айрат Аминов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев