Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас аграр көллиятендә Белем көне үтте

Апас аграр көллиятенә беренче курска быел 75 егет һәм кыз кабул ителде. 4 сентябрьдә 260 студент өчен көллияттә уку аудиторияләренә, сыйныфларга чакырып беренче кыңгырау яңгырады. Тантанада район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты. Уку алдынгысы Сергей Васильев, Татарстан авыл...

Апас аграр көллиятенә беренче курска быел 75 егет һәм кыз кабул ителде. 4 сентябрьдә 260 студент өчен көллияттә уку аудиторияләренә, сыйныфларга чакырып беренче кыңгырау яңгырады.

Тантанада район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты. Уку алдынгысы Сергей Васильев, Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан махсус премия алган Апас егете Илдус Сәлахов аерым хөрмәтләнде. Көллият тормышында иң актив Илшат Сөнгатуллин, Дамир Минһаҗев, Рафил Камалов, Булат Хөсәенов, Раил Хәбибуллин, игезәкләр Нәфкать белән Шәфкать Фәйзуллиннар, Раил Фәхретдиновка Диплом-Грамоталарны һөнәри уку йортының актлар залында утыручы дусларының алкышлары астында көллият директоры Фаил Курамшин һәм килгән кунаклар тапшырды. Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов быелгы мул уңышка һәм урак эшләренә лаеклы өлеш керткән игенче-студентлар Максим Петровских, Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфис Шиһаповны хөрмәтләде. Тантананы алып баручы бертуганнар Диләрә белән Регина Гыйсмәтуллиналар, беренче кыңгырау чыңы белән курсташларын уку урыннарына озатучы Ренат Аблязов белән Юлия Антонова, барлык курсантлар өчен онытылмаслык вакыйга булды 4 сентябрь-Белем көне тантанасы. Хәзер Апас аграр көллиятендә безнекеләр белән беррәттән Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа районы егет-кызлары тырышып белем ала.

-Миңа Апаста бик ошый. Бик күп дуслар таптым, укытучыларыбыз да бик әйбәт һәм кешелекле,-диде бу тантанада сәхнә балкыткан, Тәтештән килеп укучы җырчы егет Рүзәл Хафизов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев