Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Апас чөгендере

-Татарстан кырында без 3 миллион тонна шикәр чөгендере үстерә алабыз һөм үстерәчәкбез. Быел бер миллион тонна ярым уңыш җыеп алынды, ул 250000 мең тонна шикәр комы җитештерүгә җитәчәк. Аның өчтән берен читкә сату Татарстан бюд етын шактыйга тулыландырачак. Буа, Зәй һәм Норлат шикәр заводлары технологиясе елдан-ел камилләшә, төп проблема-чималны саклау....

-Татарстан кырында без 3 миллион тонна шикәр чөгендере үстерә алабыз һөм үстерәчәкбез. Быел бер миллион тонна ярым уңыш җыеп алынды, ул 250000 мең тонна шикәр комы җитештерүгә җитәчәк. Аның өчтән берен читкә сату Татарстан бюд етын шактыйга тулыландырачак. Буа, Зәй һәм Норлат шикәр заводлары технологиясе елдан-ел камилләшә, төп проблема-чималны саклау. Зәй заводында кагатларга өелгән шикәр чөгендерен җилләтү ысулы сыналды, чималны яңача саклау чыгымнар түбән. Ул шикәр комы үзкыйммәтендә бик аз күләмдә,-диде Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов чиратагы бер брифингта.

-Без быел шикәр чөгендерен 3000 гектарда үстердек. Бер гектар уңышы 400 центнер. Гомуми җыем 115 мең тонна. Буа заводына 60 мең тоннадан артык чимал ташылды,-ди "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов.

"Ак Барс" МТК ның Каратун филиалы Свияжский участок җитәкчесе Илдус Кадыйров район кырларыннан Буа заводына чөгендер ташуга көн дә тагылмалы 30дан артык машина рейска чыгуын белдерә. Кырларда көненә уртача 1000 тонна чөгендер озатыла.

Автопредприятиедә метан газы белән генә эшли торган яңа маркалы 9 "КамАЗ" бар. Аларның 1 тонна-километрга ягулык чыгымнары гадәттәгәдән ике тапкырга ким.

- Миңнехарис Хисамов, Линар Халиков, Рәүф Гыйльманов, Фирдүс Гыйльметдинов, Мәсгүть Шәфигуллин коллективта матур эш нәтиҗәләре белән мактаулылар рәтендә. Ринат Низамов, Ленар Нәҗмиев, Рөстәм Ситдыйков хезмәт нәтиҗәләре аеруча югары. Алдынгыларыбыз Апас һәм Яшел Үзән районнары башлыклары, агрохолдинг җитәкчелегенең Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән билгеләп үтелде. Бу бүләкләрне автотранспортчылар көнендә аларга оешманың Казандагы төп идарә җитәкчесе Илнар Мөхлисов һәм филиал идарәчесе Евгений Филин тапшырды. Һәр ел район Сабантуенда кыр батырлары колоннасында Свяжский бистәсендә урнашкан транспорт предприятиесе алдынгылары мәйдан тутырып атлый.

"Ак Барс" агрохолдингы составындагы район автоколоннасы ел дәвамында 300 мең тонна йөк ташый. Барлыгы 25 миллион тонна-километрлык эш башкара.

Филиал шоферы Илнур Багитов Татарстан юл-транспорт министрлыгы Почет Грамотасы белән бүләкләнде.

Безнең коллективта барлыгы 67 кеше эшли. Механик Евгений Телишев, шоферлар Рәис Ибраһимов, Илмир Хисамов, диспетчер Альбина Слипчик бик күпләргә остаз,-ди 11 елдан артык җитәкчелек итүч Илдус Кадыйров. -Эретеп ябыштыручы Виталий Тумаков, слесарьлар Әлфәт Шәфигуллин, Шәүкәт Фәтхетдинов, Рафис Гыйниятов, аппаратчы-двигатель "докторы" Әкрам Әхмәтҗанов әнә шундыйлардан. Иң өлкән яшьтәге шоферлар Иршат Әхмәтҗанов белән Илгизәр Салихов, Иван Кабанов, Ринат Зәйнуллин, Рамил Дәүләтшин, цех-гаражлардагы чисталык өчен җаваплы Надия Сибгатуллина һәм башкалар районыбыз үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә, ди коллектив белән 11 елдан артык җитәкчелек итүче Илдус Кадыйров..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев