Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
Тема дня "Газета"

Апас кырларына язга күпме агрегат чыгачак?

Район күләмендә язгы кыр эшләренә быел барлыгы 250 агрегат чыгачак. Тракторларны, төрле тагылмаларны 1 марттан да соңга калмый тулы әзерлек сызыгына бастыру бурычы куела. Башкарасы эш күләме бик җитди-барлыгы 66400 гектар. Моңа былтыр чәчеп калдырган 13000 гектарлык уҗымнар, 16 мең гектарлык күп еллык үлән басулары да кергән. 20400 гектарда бөртекле,...

Район күләмендә язгы кыр эшләренә быел барлыгы 250 агрегат чыгачак. Тракторларны, төрле тагылмаларны 1 марттан да соңга калмый тулы әзерлек сызыгына бастыру бурычы куела. Башкарасы эш күләме бик җитди-барлыгы 66400 гектар. Моңа былтыр чәчеп калдырган 13000 гектарлык уҗымнар, 16 мең гектарлык күп еллык үлән басулары да кергән. 20400 гектарда бөртекле, 4800 гектарда техник һәм 8 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырыла. Моның өчен исә иртә яздан 38 мең гектарда җир әзерләргә туры киләчәк.

Агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмә тракторчылары Илдар Насретдинов белән Илгиз Халиков үз тракторларын тагын берничә көннән тулысынча ремонтлап, эштә сынап караячаклар.

Мотор җыючы Галләм Низаметдинов, слесар Валерий Васильев, токарь Вәгыйз Фазлыев, эретеп ябыштыручы Юрий Золин, автоэлектрик Марсель Кәлимуллин, ягулык аппаратын көйләүче Ринат Бәдретдинов үз эшләрен белеп, яратып башкаралар.. Цехларны утынга көйләнгән мичләр җылыта. Илсөяр Гыймадиева белән Зинаида Сисмякова көн дә бер йөзгә якын кешегә җитәрлек кайнар ризык әзерлиләр. Ашханә ихтыяҗлары өчен янда гына мини-теплица да бар. Төрле салатларны шунда үстерелгән яшелчәләрдән әзерлиләр. Туйганчы бер ашап чыгу бәясе нибары 35 сум тора.

-Цех җитәкчесе Нияз Закиров белән эшләве бик җиңел. Ул үзе дә бер дигән киң профильле белгеч. Запас частьлардан өзмәсәләр, калганын булдырабыз, -механизаторлар.

-Кырларда эшләр тәмамлангач, техниканы яхшылап юып, дефектовка үткәреп, саклауга куябыз. Аннан комиссия белән барлык тракторларны ремонтлау графигы раслана. Ремонт конвейерыннан унбиш трактор үтте инде. Тагын 32 сен мартка кадәр ремонтлап, техник карау үткәрүгә әзерлисе калды,-ди Закиров. ПТОда 8 чәчкеч агрегаты ремонланган. Бу җылы, якты цехта эшләүче ремонтчылар Фирдүс Кәлимуллин, Азат Тимербаев, Фирдүс Кәлимуллин һәм Рафаэль Булатов тәмам остардылар, эшне тиз тоталар, сыйфатка да тел-теш тидерерлек түгел, диләр җитәкчеләр алар тырышлыгын югары бәяләп..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев