Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районы кырларында эш кайный

Районның сөрү җирләре бүген 71037 гектар тәшкил итә. Шуның 66482 гектарында иген, техник культуралар, терлек азыгы, күп еллык үләннәр игелә. Бөртеклеләргә шул исәптән быел барлыгы 33213 гектар мәйдан бирелә. Шуның 12770 гектары уҗымнар. Язгы чорда барлыгы 20443 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчеләчәк. Техник культуралар-шикәр чөгендере, рапс, соя, көнбагышка быел...

Районның сөрү җирләре бүген 71037 гектар тәшкил итә. Шуның 66482 гектарында иген, техник культуралар, терлек азыгы, күп еллык үләннәр игелә.

Бөртеклеләргә шул исәптән быел барлыгы 33213 гектар мәйдан бирелә. Шуның 12770 гектары уҗымнар. Язгы чорда барлыгы 20443 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчеләчәк. Техник культуралар-шикәр чөгендере, рапс, соя, көнбагышка быел 4843 гектар мәйдан билиячәк.

Терлек азыгы култураларына барлыгы 28411 гектар мәйдан бирелә.

-Бу гектарларның һәр карышында бүген кызу эш кайный. Җир, чәчүлек әзерләү, чәчү технологиясе төгәл һәм сыйфатлы башкарылса гына басуларыбыз мул уңыш белән сөендерәчәк. Һәр игенче, белгеч, җитәкче шуңа омтылырга тиеш,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев