Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куелмый

Апас район башкарма комитеты житәкчесе Равил Хисаметдинов районның халыкка хезмәт күрсәтүче барлык оешма җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды. Биредә сүз Яңа ел бәйрәме һәм ял көннәрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймау, тәүлек әйләнәсе кизү тору һәм башкалар турында сүз барды. Һәр хезмәт җитәкчесе үз хәзерлеге турында кыскача хисап тотты. Биредә...

Апас район башкарма комитеты житәкчесе Равил Хисаметдинов районның халыкка хезмәт күрсәтүче барлык оешма җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды. Биредә сүз Яңа ел бәйрәме һәм ял көннәрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймау, тәүлек әйләнәсе кизү тору һәм башкалар турында сүз барды. Һәр хезмәт җитәкчесе үз хәзерлеге турында кыскача хисап тотты. Биредә шулай ук бәйрәм көннәрендә салют, фейерверкларның махсус билгеләнгән урыннарда гына яктыртылырга тиешлеге турында да сүз булды. Район полиция хезмәткәрләре һәм ДНД активистлары мәдәният үзәкләрендә, парк һәм кеше күп туплана торган башка урыннарда тикшерүләр үткәрәчәк. Буш йортлар, ялгыз торучы өлкәннәр игътибарга алыначак, урамнар, йорт тирәләренең кардан чистартылуы да мөһим. Һава торышы бозылып трассада кыенлыклар туган очракта заправка һәм аграр көллияттә бәлагә тартылучыларга ярдәм оештырылуы да билгеләп үтелде. Яңа ел бәйрәменә баручы балаларның иминлеген булдыру, бәйрәм көннәрендә төрле яктырткыч, шартлаткыч (пиротехника) кулланучыларны кисәтү дә һәркемнең бурычы. Тирә-юньдә террорлык актлары турында хәбәрләр ишетелеп тора. Шуңа да һәр кеше уяу булырга тиеш. Гыйнварның тугызына кадәр һәр оешмада тәүлеклек кизү торулар оештырыла, алар һәр көнне үз эшләре турында район башкарма комитетына хисап биреп торырга бурычлылар.

Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев