Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында махсус сиреналар монтажланды

Төрле техноген катастрофа, көтелмәгән, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, Казан халкына вакытлы сыену өчен Апас районында зур эшләр башкарыла -Районның гражданнар иминлеге район штабы бу хәлләргә әзерлекне даими күз уңында тота. Елга берничә тапкыр аерым уку-өйрәнүләр уздырыла. Аларда авыл җирлекләре, район оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнаша. Бу өйрәнүләргә кимендә...

Төрле техноген катастрофа, көтелмәгән, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, Казан халкына вакытлы сыену өчен Апас районында зур эшләр башкарыла

-Районның гражданнар иминлеге район штабы бу хәлләргә әзерлекне даими күз уңында тота. Елга берничә тапкыр аерым уку-өйрәнүләр уздырыла. Аларда авыл җирлекләре, район оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнаша. Бу өйрәнүләргә кимендә 150 кеше җәлеп ителә.

Эвакуацияләнгән шәһәр халкын вакытлы урнаштыру өчен районда 18 урында яшәү урыннары оештыралачак һәм аларда 17500 кешегә тиешле шартлар булдыру бурычы куела,-ди район башкарма комитетының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобөйдуллин.-Бүгенге көнгә район үзәгендә, Каратунда һәм авылларда халыкны кисәтү өчен махсус сиреналар монтажланды. Бер үк вакытта җәмәгать урыннары, урамнарга куелган дистәләгән видеокүзәтү камералары да гражданнар иминлеге сагында тора.

Район янгын часте, граҗданнар иминлеге идарәсе җитәкчесе подполковник Руслан Ромачков:

-Район башлыгы ярдәме белән без узган елда квадрокоптерлы булдык. Бу пилотсыз очкыч бер километр биеклеккә кадәр һавага күтәрелә, 2 километрга ераклыкка оча ала. Борт комьпютер программасына ул узган юлын яздырып, кирәк дип тапса, үз хуҗасына аның идарәсеннән башка автопилот режимында кире әйләнеп кайта. Без иң яңа технологияле бу аппаратны былтыр көзен сынап карадык, урманнар халәтен һавадан фотовидеога төшердек. Янгын куркынычсызлыгы режимы игълан ителгән вакытта кырда, үз хуҗалыгында калдык салам, чүп-чар ягучыларны теркәп алдык. Быел да бу аппарат шул максатка файдаланылачак. Иң күп төтен чыккан авыллар, кырлар өстендә очып, закон бозылуны бик җиңел ачыклап, кирәк булса һәр кешене фотога төшерәчәкбез. Янгын куркынычсызлыгы режимын бозучыларга исә меңләгән сумнарда административ штраф янаганын беркем дә онытмасын иде,-дип кисәтә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев