Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында язгы кыр эшләре бара

Язгы кыр эшләренә быел районда беренче агрегатлар 14 апрельдә үк чыкты. Аннан соң кисәк салкынайтып, яңгырлар башланды. Ниһаять, көннәр утырып, кырлар кабат техника шавына күмелде. 27 апрельдә Дәүләки берләшмәсенең Колчык авылы янәшәсендәге кырларга беренче чәчүлек орлыклар күмелде. 28 апрельдә Күккүз якларында да басуларга чәчкечләр чыкты. - Без бу чәчүне тиз...

Язгы кыр эшләренә быел районда беренче агрегатлар 14 апрельдә үк чыкты. Аннан соң кисәк салкынайтып, яңгырлар башланды. Ниһаять, көннәр утырып, кырлар кабат техника шавына күмелде. 27 апрельдә Дәүләки берләшмәсенең Колчык авылы янәшәсендәге кырларга беренче чәчүлек орлыклар күмелде. 28 апрельдә Күккүз якларында да басуларга чәчкечләр чыкты.
- Без бу чәчүне тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрергә тулаем әзер, - ди Дәүләки авылы бригадиры Ринат Сәлимов.
- Тракторчы Ринат Салаватуллин, чәчүчеләр: абыйлы-энеле Артур белән Алмаз Хәбибуллиннар көнлек норманы артыгы белән үтәп баралар. Эш ике сменалы итеп оештырылды. Чәчүлегебез, ашлама, техника җитә, кешеләр эшкә атлыгып тора безнең якларда.
Хәерле сәгатьтә, игенче!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев