Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас шифаханәсе табиблары киңәшләре

Соңгы вакытта ил буенча грипп авыруы таралу куркынычы турында күп сөйлиләр, язалар. Үзәк хастаханә табиблары әйтүенчә, соңгы көннәрдә салкын тидереп авыручылар саны арткан. Гриппны салкын тиюдән ничек аерырга соң? Аның азагы ничек тәмамланырга мөмкин? Терапевт-табибә Гөлсинә Гайнуллина үзенең күпъеллык тәҗрибәсенә таянып бу турыда менә нәрсәләр сөйләде: - Грипп, нигездә, авыру...

Соңгы вакытта ил буенча грипп авыруы таралу куркынычы турында күп сөйлиләр, язалар. Үзәк хастаханә табиблары әйтүенчә, соңгы көннәрдә салкын тидереп авыручылар саны арткан. Гриппны салкын тиюдән ничек аерырга соң? Аның азагы ничек тәмамланырга мөмкин? Терапевт-табибә Гөлсинә Гайнуллина үзенең күпъеллык тәҗрибәсенә таянып бу турыда менә нәрсәләр сөйләде:

- Грипп, нигездә, авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә 2-3 метр арага таралып, һава, төкерек тамчылары аша йога. Инфекция эләктергәннән соң берникадәр вакыт узгач авыру үзен сиздерә башлый: калтырата-туңдыра, кинәт температура күтәрелә. Температура 39-40 градуска кадәр җитә, баш авырта, буыннар, тән сызлый, коры ютәл була. Әгәр авыру өзлегеп китмәсә, бу авыру 5-6 көннән соң уза. Гриппны балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулы кешеләр авыр кичерә. Авыру катлауланган очракта аларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә, хроник чирләре үзен нык сиздерә. Шулай ук кайбер очракларда борыннан кан китүләр, көзән җыерулар, кыска вакытка аң югалтулар да булырга мөмкин. Бу вакытта катгый рәвештә урынга яту киңәш ителә. Вируслы салкын тиеп авыру очракларында күздән яшь ага, күп вакыт борыннан да су ага. Ләкин артык хәлсезлек сизелми. Грипп үзеннән соң калган өзлегүләр белән куркыныч, - диде ул.

Халык тәҗрибәсеннән баш тартмаска, сарымсак, суган ашарга, шулай ук витамин күп булган лимон, гөлҗимеш, киви, мандарин, апеләсин һәм башка төрле җиләк-җимешләр ашарга киңәш итте табибә. Туйганчы йоклау, саф һавада булу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару да гриппны чигенергә мәҗбүр итәчәк икән.

Күп райондашлар авыруны кисәтү чарасы буларак прививка ясатканнар.

- Быел барлыгы 6255 кешегә гриппка каршы прививка ясалды, шуның 1630ы мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Калган 4625е олылар. Прививка укытучыларга, тәрбиячеләргә, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәннәргә, хроник авыруларга, транспортчыларга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга, һәм гомумән халык белән еш аралашучыларга ясала. Олыларга "СОВИгрипп", мәктәп яшендәгеләргә "Ультрикс", мәктәпкәчә яшьтәгеләргә "Гриппол-плюс" вакцинасы ясалды. Кайбер оешмалар үз хезмәткәрләрен бердәм төстә алып килделәр. Димәк райондашлар үз сәламәтлекләре сагында торуны әһәмиятле эш дип саныйлар. Вакцинация грипп авыруы эпидемиясе башланганчы ике-өч атна элек ясатылырга тиеш. Кабат шуңа басым ясыйсым килә, вакцинация грипп авыруыннан соң барлыкка килүче катлаулы өзлегүләрнең үсеш алуын кисәтүче бердәнбер чара булып тора, - ди район үзәк хастаханәсенең эпедимиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Алмаз Юнысов.

Үзәк даруханәдә дә гриппка каршы дарулар җитәрлек икән.

- Без алдан ук кирәкле дарулар запасын туплап куйдык, маскалар өчен бинтлар да җитәрлек. Кайберәүләр табиб белән киңәшмичә иң элек безгә кереп "күршем шундый дару эчә" яки "безнең авыллар шундый даруның файдасын күрәләр" дип дару алырга телиләр. Без үз белдегең белән дәваланырга ярамаганлыкны аңлатабыз, табибка җибәрәбез, - ди даруханә мөдире Люция Носова.

Урамга чыкканда һава торышына карап киенергә, кеше күп җыелган урыннарда йөрмәскә, маска киергә, каяндыр йөреп кайткач кул-битләрне сабынлар юарга, бүлмәләрне җилләтергә кирәклеген кисәтә табиблар. Район үзәк хастаханәсенә кискен тын юллары вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктырып килүчеләр булгалый икән. Баш табиб Линар Әхмәтянов моңа борчылуын белдерде.

- Гомумән алганда, район буенча хәл тотрыклы дип әйтәсем килә. Авыру акрынлап чигенә. Әйтеп үтелгәнчә, каяндыр, кемнәндер ишеткән дарулар белән дәваланырга һич кенә дә ярамый. Ике көн дәвамында югары температура төшмәсә, туңдырса, йөткертсә - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Прививка ясатмаган кешегә аеруча сакланырга кирәк. Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз, - диде баш табиб.

Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев