Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Биредә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче 26 укучы уңышлы тәмамлавы турында таныклык алды. Укучылар әти-әниләр, кунаклар алдында үз һөнәрләрен күрсәттеләр, укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм укучыларга киләчәктә дә сынатмаска, алган белемнәрен тагын да үстерергә кирәклеген ассызыклады. Чарада...

Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Биредә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче 26 укучы уңышлы тәмамлавы турында таныклык алды. Укучылар әти-әниләр, кунаклар алдында үз һөнәрләрен күрсәттеләр, укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Кичәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм укучыларга киләчәктә дә сынатмаска, алган белемнәрен тагын да үстерергә кирәклеген ассызыклады. Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов та катнаштылар.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев