Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас укучылары ике тапкыр кайнар аш ашый

Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина сүзләренчә, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты һәм район башкарма комитеты Карары нигезендә, яңа уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә укучылар ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Файдалы, туклыклы һәм витаминлы ашлар әзерләнә. Апас урта мәктәбендә 663 бала белем ала. Алар өчен ашханәдә 6 хезмәткәр тәмле-тәмле ашлар...

Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина сүзләренчә, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты һәм район башкарма комитеты Карары нигезендә, яңа уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә укучылар ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Файдалы, туклыклы һәм витаминлы ашлар әзерләнә.
Апас урта мәктәбендә 663 бала белем ала. Алар өчен ашханәдә 6 хезмәткәр тәмле-тәмле ашлар әзерли.
-Иртән сәгать алты тулганда эшкә киләбез. Шунда ук мичләрне элдереп, әзерлек эшләрен башлыйбыз. Иртән ботка, котлет, чәй, ипи, төш вакытында аш, ипи, чәй яки компот бирәбез. Витаминлы яшелчәләрдән салатлар да ясыйбыз, - ди өлкән пешекче Фирдәүсә Галиуллина.
Укучылар үзләренә билгеләнгән график нигезендә ашханәгә керә. Тәмле ашлар белән сыйлангач, рәхмәтләрен дә әйтергә онытмыйлар.
-Мин Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнеп, быел гына укырга кердем. Мәктәптә бик кызык. Укытучы апаларны яратабыз. Безне бик тәмле ашаталар. Бу сәгатьне без көтеп алабыз, - диде 1 "А" классы укучысы Энҗе Бәдретдинова.
-Без җәй көне мәктәп бакчасында тырышып эшләдек. Хәзер биредә үскән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сыйланабыз, - диде 3 "А" классы укучысы Фирүзә Хадиева.
4 "А" классы укучысы Камилә Новикова да классташлары белән ашханәгә бик теләп керә.
-Ике тапкыр ашыйбыз. Ботка һәм салатларны бигрәк тә яратабыз. Пешерүче апаларга рәхмәт, - диде ул.
Быел Апас урта мәктәбе ашханәсендә уңайлылыклар тагын да арткан. Аларга район бюджетыннан 300 меңгә якын акча бирелгән.
-Ашханәбезгә яңа җиһазлар, мебельләр, савыт-сабалар алдык. Балаларны кайгыртканы өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллинга рәхмәтлебез. Ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру аларның сәламәтлекләрен саклау максатыннан оештырыла. Дәресләрдән соң балалар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Бала тук булгач, әти-әниләрнең дә күңеле тыныч. "Озынайтылган көн" төркеменә йөрүчеләр өчен өченче тапкыр ашату да оешачак, - диде мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев