Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Кәлимуллина һөнәри бәйрәмен хезмәт җиңүләре белән каршылый

Апас урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зөлфия Кәлимуллина быел кабат беренче класска укучылар кабул итеп алды. Нәниләр сәләтле, ягымлы, шул ук вакытта таләпчән дә укытучы апалары ярдәмендә белем дөньясына кереп киттеләр. Мәктәпкә бик теләп, кызыксынып киләләр алар. - Бу минем җиденче классым. Һәр чыгарылышым үзенчә якын, үзенчәлекле. Елдан-ел сәләтлерәк балалар...

Апас урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зөлфия Кәлимуллина быел кабат беренче класска укучылар кабул итеп алды. Нәниләр сәләтле, ягымлы, шул ук вакытта таләпчән дә укытучы апалары ярдәмендә белем дөньясына кереп киттеләр. Мәктәпкә бик теләп, кызыксынып киләләр алар.

- Бу минем җиденче классым. Һәр чыгарылышым үзенчә якын, үзенчәлекле. Елдан-ел сәләтлерәк балалар килә. Укучыларымның уңышларын күреп күңел сөенә. Укытучы өчен иң зур, иң кадерле әйбер - хезмәт җимешен тату", - ди 23 ел дәвамында күпме сабыйны укырга, язарга өйрәткән, фән дөньясына беренче сукмак салган укытучы.

Зөлфия Кәлимуллина озак еллар эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплаган, күп кенә россиякүләм, республикакүләм, районкүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмый ул, һаман яңалыкка омтыла, эзләнә, таба, булдыра. Ул республикакүләм "Иң яхшы укытучы" грантына лаек булды, шулай ук бөтенроссия "Минем Портфолио" бәйгесендә җиңү яулады, "Ачык дәрес" бөтенроссия фестивалендә лауреат исеме алды. Бу бары тик агымдагы елда ирешелгән уңышлар гына. Һәр уку елы әнә шулай кочак-кочак уңышлар алып килә тырыш укытучыга. Һөнәри бәйрәмен дә Зөлфия Кәлимуллина күтәренке кәеф белән каршы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев