Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаска президент килде

Көзге кыр эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг генерал директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде. Вертолетта очып район хуҗалыклары кырларын карап чыкканнан соң, Чүри-Бураш авылы янындагы 220 гектарлы...

Көзге кыр эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг генерал директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.

Вертолетта очып район хуҗалыклары кырларын карап чыкканнан соң, Чүри-Бураш авылы янындагы 220 гектарлы чөгендер җирендә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары белән очраштылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә чөгендернең 58 проценты җыеп алынган.

- Әлеге кырда чөгендернең биологик уңдырышлылыгы 680 центнер тәшкил итә. Әгәр һава шартлары яхшы булып, механизаторлар шундый темпта эшләсә, тагын ун көндә уракны тәмамлыйбыз, - диде ул.

Президент иң элек төзелеш эшләренең барышына, республикакүләм программаларның үтәлешенә, гомумән, кышка әзерлек буенча төп мәсьәләләргә тукталды. - Күргәнебезчә, сездә эш оешкан төстә бара. Иң мөһиме уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу. Шулай ук техниканы яңарту өстендә дә эшлисе бар икәнен дә ассызыклады республика башлыгы. Тырыш һәм уңган апаслыларга уңышлар теләде.

Гүзәл Хилавиева.

Айрат Әминов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев