Апаслылар алдан тавыш бирүләрдә актив катнаша
Район буенча 11 исәп участогы эшли. Апаслылар "Бердәм Россия" партиясеннән булган кандидатлар өчен алдан тавыш бирүләрдә яше-карты актив катнашалар. Апас мәктәбендә урнашкан исәп участогына халык иртәнге сәгать 8 тулганчы килә башлады. Музыка уйнап тора, килүчеләргә кайнар коймак, чәй тәкъдим ителә. - Илләр-көннәр тыныч булсын. Кандидатларның сүзләре үтемле, эшләре уңышлы булсын,...
Район буенча 11 исәп участогы эшли. Апаслылар "Бердәм Россия" партиясеннән булган кандидатлар өчен алдан тавыш бирүләрдә яше-карты актив катнашалар.
Апас мәктәбендә урнашкан исәп участогына халык иртәнге сәгать 8 тулганчы килә башлады. Музыка уйнап тора, килүчеләргә кайнар коймак, чәй тәкъдим ителә.
- Илләр-көннәр тыныч булсын. Кандидатларның сүзләре үтемле, эшләре уңышлы булсын, - диләр Дания һәм Искәндәр Шәмсетдиновлар.
Йомралы, Күккүз исәп участокларында да аерым бер күңеллелек.
- Өстәлләребез ризыклы, менә шифалы яңгыр да бу җаваплы көнне көткән диярсең. Табигать яшәреп, җанланып китте, - ди игенче - механизатор Әнвәр Сәгытдинов сөенеп.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм "Ак Барс" Банк рәисе Зөфәр Гәрәев исәп участокларында булып тавыш бирүләрнең барышы белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев