Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар гриппка каршы әзерләнә башлады

5 сентябрьгә район ФАПлары (алар барлыгы-57), үзәк поликлиникага 2322 доза вакина кайтарылды. Бу препаратны хәзер йөкле яшь әниләргә, 6 айлык бәбиләргә дә ясау мөмкин, чөнки балалар һәм йөкле әниләр өчен чыгарылучы "СОВИГРИПП" составында төрле консервантлар юк, киресенчә, организмның иммунитетын ныгытучы матдәләргә бай ул. Безнең районга ике көннән дәүләт план-программасы буенча...

5 сентябрьгә район ФАПлары (алар барлыгы-57), үзәк поликлиникага 2322 доза вакина кайтарылды. Бу препаратны хәзер йөкле яшь әниләргә, 6 айлык бәбиләргә дә ясау мөмкин, чөнки балалар һәм йөкле әниләр өчен чыгарылучы "СОВИГРИПП" составында төрле консервантлар юк, киресенчә, организмның иммунитетын ныгытучы матдәләргә бай ул.

Безнең районга ике көннән дәүләт план-программасы буенча олылар өчен тагын өстәмә 1500 дозалык вакцина кайтарылачак. 5 сентябрьгә бу кисәтү чарасы чарасы 132 кечкенә балалар, 690 мәктәп укучысы, 1500 олы яшьтәгеләргә үткәрелде инде.

-Узган ел гриппны кисәтү чарасыннан 7710 апаслы кулланды һәм файдасын күрде. Вакцинацияләнүчеләр арасында катлаулану-өзлегүчеләр булмады. Быелгы дәүләт заказы буенча районыбызга барлыгы 7795 данә биопрепарат кайтарылачак һәм кулланылачак. Һәр ФАП башкарылган эш күләме буенча көнлек хисап биреп бара. Вакцина ампулалары фәкать суыткычта гына сакланырга, 1 айдан да соңга калмыйча кулланылырга тиеш, - дип белдерде хәбәрчегә район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Алмаз Юнысов.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, организмга үтеп кергән грипп вирусы катлауланып, Жир шарында ел саен 500 мең кеше вакытсыз вафат була. Татарстан һәм район табиблары барлык халыкның 40 проценты вакытында вакцинацияләү үтсә, аның күпләп таралу-йогу эпидемиясенә юл ябыла дип саный. Бу күрсәткеч безнең Апаста да да һичшиксез үтәләчәк. Вакциниция үтүдән курыкмагыз, сәламәтлек - иң зур байлык. Кеше күп була торган урыннарда эшләүчеләр, балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге ныклы игътибар үзәгендә булачак. Вакцина препаратларын 65 яшьтән олылар организмы да җиңел кабул итә, - дип кисәтәләр район табиблары.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев