Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апасның “Авылым Йорты” тарихи комплексыннан экспонатларны урлап киткәннәр

Районның горурлыгы булган Сабантуй мәйданында "Авылым Йорты" дип аталган мәдәни-этнографик-тарихи комплекс өчен махсус йорт салынган иде. Кабатланган экспонатларны шунда туплап, теләсә кайсы вакытта экспозиция төзү өчен җайлашырбыз, дигән өмет белән халык телендә "шалама", безнеңчә экспонатларның кайберләрен (шкаф, сәке, иске радио, бәби арбасы, бүкән, киле-сабы, май ачлагыч, төрле эш кораллары һәм...

Районның горурлыгы булган Сабантуй мәйданында "Авылым Йорты" дип аталган мәдәни-этнографик-тарихи комплекс өчен махсус йорт салынган иде. Кабатланган экспонатларны шунда туплап, теләсә кайсы вакытта экспозиция төзү өчен җайлашырбыз, дигән өмет белән халык телендә "шалама", безнеңчә экспонатларның кайберләрен (шкаф, сәке, иске радио, бәби арбасы, бүкән, киле-сабы, май ачлагыч, төрле эш кораллары һәм башка вак-төякне) шул йортта калдырып, бикләп куйган идек. Инде күз-колак булып кайтыйм, дип барсам... исләр китте. Йортның йозагын, бәйләме белән яулык-сөлгеләрне алып киткәннәр, өй эчен пыран-заран китереп, күңел ачып утырганнар. Кунакларның берәрсе Чүпрәле районы белән бәйле, шул районның "Туган як" газетасының август ае санын онытып калдырганнар. Газетада хакимнәре - район башлыгы райондашларын Ураза бәйрәме белән котлаган, һәрбарчасына игелекле булырга теләген җиткергән. Малайлар! (ә егет кеше болай эшләмәс) гөнаһы һәм рәнҗү җыймагыз!. Ул бина, мәдәни мирасның бер өлгесе бит, бу заманда аны баету зарури!!!

Сезгә хөрмәт белән - Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев