Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста 5 октябрь урман утырту көне

- 5 октябрьдә Татарстанкүләм акция буенча Табар урманчылыгына караучы Апас сусаклагычы ярымутравындагы 9 гектарлык мәйданда Саба урманчылыгы селекция-орлыкчылык үзәгеннән кайтарылып, махсус туфраклы тартма-чүлмәкләрдә үстерелгән 1-2 еллык нарат һәм чыршы үсентеләре утырту көтелә. Үзебезнең райондагы Балтай һәм Буа урманчылык питомникларыннан алып кайтып таулык-чокырлар, бушлыкларга, яр кырыйларына, урамнарга агачлар, куаклар утырту мөмкин....

- 5 октябрьдә Татарстанкүләм акция буенча Табар урманчылыгына караучы Апас сусаклагычы ярымутравындагы 9 гектарлык мәйданда Саба урманчылыгы селекция-орлыкчылык үзәгеннән кайтарылып, махсус туфраклы тартма-чүлмәкләрдә үстерелгән 1-2 еллык нарат һәм чыршы үсентеләре утырту көтелә. Үзебезнең райондагы Балтай һәм Буа урманчылык питомникларыннан алып кайтып таулык-чокырлар, бушлыкларга, яр кырыйларына, урамнарга агачлар, куаклар утырту мөмкин. Үзбелдегең белән урманнан агач төпләп кайту рөхсәт ителми. Бу питомникларда үстерелүче корычагач, миләш, шомырт, чыршы-нарат, боярышник, барбарис, имән һәм мамыксыз пирамидаль топольләр Апасыбызга яңа төсмерләр һәм яшеллек өстәячәк.

Буа урман хуҗалыгы житәкчесе Илнар Гатауллин белдерүенчә, бу көнне Буа урманчылыгы буенча барлыгы 40 гектарда яңа урманнар утырту планлаштырыла.

Апас егете Илнар Гатауллин май аеннан Буа урман хуҗалыгы житәкчесе итеп билгеләнде. Ул безгә хәбәр иткәнчә, Буа урманчылыгында (ул Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарын колачлаган) дәүләт фондына кертелгән 18560 гектар катнаш һәм ылыслы урманнар исәпләнә.

- Апас районы территориясендә дәүләт фонды исәбендәге 4585 гектар урманнар бар. Юл кырыйлары, басу-кырларда туфрак эррозиясенә каршы махсус утыртылган посадка-куаклыклар дәүләт урман фондына карамый, районыбызда аларның гомуми мәйданы якынча 250 гектарга җыела, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев