Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста барлыгы 20 экипажга җитәкчеләр басуга килеп, “кыр премиясе” тапшырды

-Агрофирма басуларында төп урак эшләре 20 сентябрьгә тулаем төгәлләнде,-ди аның җитәкчесе Марат Хәсәнов. -Быел кырда көн-төн эшләүче экипажларга эшнең сыйфаты һәм суктырылган ашлык күләменнән карап 5 әр мең сумлык премия бирү үзен бик яхшы аклады. Сезон башыннан барлыгы 18 экипажга шундый бүләкләр тантаналы итеп тапшырылды. -Аерым хуҗалыкларда да башкарылган эш...

-Агрофирма басуларында төп урак эшләре 20 сентябрьгә тулаем төгәлләнде,-ди аның җитәкчесе Марат Хәсәнов.

-Быел кырда көн-төн эшләүче экипажларга эшнең сыйфаты һәм суктырылган ашлык күләменнән карап 5 әр мең сумлык премия бирү үзен бик яхшы аклады. Сезон башыннан барлыгы 18 экипажга шундый бүләкләр тантаналы итеп тапшырылды.

-Аерым хуҗалыкларда да башкарылган эш күләменнән чыгып комбайнчыларга акчалата премия, шуңа өстәп, ашлык белән натуралата бүләкләү тәртибе кулланыла. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә быелгы уракта иң күп ашлык суктырып алучы 200 экипажга 100 әр мең сумлык махсус премия тапшырылачак. Әлегә бу номинациягә безнең районнан 3 экипаж дәгъва кыла. Республика буенча беренчелекне югалтмау максатыннан алар башка районнарга барып та эшләргә теләк белдерде,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

19 сентябрьдә агрофирманың үз премияләре тагын 7 экипажга бирелде. Илфат Сәмигуллин, Илгиз Мингазетдинов, Сәйдәш Мөстәкыймов, Рәис Әхмәтов, Геннадий Вальков белән Александр Васильев бу акчалы конвертларны җитәкчеләр кулыннан алганда сөенечләрен һәм чираттагы хезмәт җиңүләре белән горурлануларын яшермәделәр.

-Комбайным иске, шуңа да ремонт күп вакытны алды. Шул сәбәпле, быелгы уракка башкалардан соңгарак калып чыктык. Запас частьлар белән тәэмин ителешне алдан һәм яхшырак кайгыртсыннар иде,-диде җитәкчеләр кулыннан кыр премиясе алучы Олы Бакырчыдан Сәйдәш Мөстәкыймов. Сүз уңаенда, уңган игенче авыл китапханәчесе булып эшли. Быел тәвәкәлләп комбайнга утырды һәм үзе әйтмешли, оттырмады.

-Эшнең агы-карасы юк аның,-ди ул.-Ә инде Апас кырларында быел игеннәр күкрәп уңганлыгын күргәч, күңел сөенә! Игенчегә табигать тә булышсын, уракка төшкәч, кояшлы, коры көннәр күбрәк булсын!

Ындырчы янгын посты хезмәткәре Николай Ильин игенчеләрне хөрмәтләүне быел югары дәрәҗәдә оештырдылар, дип саный.

-Эшле кешенең ашы да куе булырга тиеш,-диде ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев