Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста брусчаткалы тротуарлар тагын 2 километрга озынаячак

Апас эчендә Муса Җәлил, Ленин урамнары, Яшьләр микрорайоны, район үзәгеннән Каратунга чыгып китеп, Табар күпере, аграр колледж тулай торагына кадәр бару юл читенә салынган тротуарлар җәяүләләрнең иминлеген кайгырта. Аларның гомуми озынлыгы 5 километрдан артып китә. Шундый ук брусчаткалы тротуарлар Апастан Әнәле борылышына кадәр дә төзеләчәк. Төзүчеләр 17 июньнән эш башларга...

Апас эчендә Муса Җәлил, Ленин урамнары, Яшьләр микрорайоны, район үзәгеннән Каратунга чыгып китеп, Табар күпере, аграр колледж тулай торагына кадәр бару юл читенә салынган тротуарлар җәяүләләрнең иминлеген кайгырта. Аларның гомуми озынлыгы 5 километрдан артып китә. Шундый ук брусчаткалы тротуарлар Апастан Әнәле борылышына кадәр дә төзеләчәк. Төзүчеләр 17 июньнән эш башларга әзерләнә. Әнәледән Апаска кергән өлешеннән әйләнеч юлдан кәллияткә һәм Яшләр микрорайонына керү борылышына кадәр бару юлына да брусчаткалы тротуарлар ясалачак. Аның гомуми озынлыгы 3 километрга якын булачак. Районга май аенда соңгы килүендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апаста шундый төзекләндерү, матурлау эшләре күләмле булуын, республика бу юнәлештә безгә тагын да бик теләп ярдәм итәчәген белдергән иде. Бу шушы эшлекле визит кайтавазы.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев