Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста гармунчылар фестиваленең зона турлары бара

"Гармун моңы-йөрәк җыры" халык уен коралларында уйнаучылар фестиваленең зона турлары башланып китте. Шуның беренчесе Әлмәндәр мәдәният йортында булып узды. Бирегә җиде авыл җирлегеннән, 23 чыгыш каралды. Чыгыш ясаучылар арасында өлкән буын белән бергә яшьләр дә бихисап иде. Ансамбльләр, аерым чыгыш ясаучылар, моңлы көйләре, эчтәлекле җырлары, төрледән-төрле уен коралларында уйнап Әлмәндәр...

"Гармун моңы-йөрәк җыры" халык уен коралларында уйнаучылар фестиваленең зона турлары башланып китте. Шуның беренчесе Әлмәндәр мәдәният йортында булып узды. Бирегә җиде авыл җирлегеннән, 23 чыгыш каралды.

Чыгыш ясаучылар арасында өлкән буын белән бергә яшьләр дә бихисап иде. Ансамбльләр, аерым чыгыш ясаучылар, моңлы көйләре, эчтәлекле җырлары, төрледән-төрле уен коралларында уйнап Әлмәндәр авылы халкын ял иттерделәр.

- Район буенча 137 гармунчы исәпләп чыгардык. Фестиваль бәйгедә катнашучылар ун номинациядә сыналачаклар. Республика көнендә фестивальнең йомгаклау өлеше зур концерт белән тәмамланачак, -диде "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Рәмис Ногманов. 22 августта 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Гөлфия апа Ибраһимова Йомралыдан килгән. Ул хромкада күңелләргә үтеп керерлек итеп уйный.

- Гармунда уйнарга алты яшемдә әниемнән өйрәндем. Гармунны энекәшемә дип алып кайтканнар иде, миңа насыйп булган күрәсең, - ди Гөлфия апа. Роза апа Җиһаншина да әтисеннән өйрәнгән.

- Гармунда уйнар өчен сәләт кирәк. Кечкенәдән сәхнәдән төшкәнебез юк. Лаеклы ялда булсак та барлык чараларда бик теләп катнашабыз, Ходай сәламәтлек кенә бирсен, - ди ул. Фестиваль Болын-балыкчы һәм Аюкөйдергән клубларында дәвам итә.

"Уйнагыз Апас гармуннары " дигән чара 11августта 18.00дә Үзәк паркта булачак. Рәхим итегез!

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев