Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста өлкәннәр бәйрәмгә җыелды

Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чаралары үтте. Көннең беренче яртысында алтын көзнең гүзәллеген, сабырлыгын, җылылыгын туплаган ветеран укытучылар, тәрбиячеләр район мәдәният йортына җыелдылар. Эшләгән чорларын искә төшереп, чәй табыны артында хәл-әхвәлләрен сорашып, дөнья хәлләрен барлап, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырдылар. 40 елдан артык гомерләрен балалар укытуга, тәрбияләүгә...

Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чаралары үтте. Көннең беренче яртысында алтын көзнең гүзәллеген, сабырлыгын, җылылыгын туплаган ветеран укытучылар, тәрбиячеләр район мәдәният йортына җыелдылар. Эшләгән чорларын искә төшереп, чәй табыны артында хәл-әхвәлләрен сорашып, дөнья хәлләрен барлап, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырдылар. 40 елдан артык гомерләрен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган Хәлим һәм Флера Садриевлар бу очрашуга да бик теләп килгәннәр.

- Без Дәвеш авылы өлкәннәре бер дә тик тормыйбыз. Казанга, Биләргә барып кайттык. Инде менә Болгарга барырга җыенабыз. Йөри алганда чакырган җиргә барып күреп, дуслар белән очрашып кайту үзе бер бәхет. Өлкән буынны онытмыйча, шулай хөрмәт итеп чакырганнары өчен район җитәкчеләренә, мәктәп коллективына, авыл җирлегенә бик рәхмәтле, - диләр алар. Апастан Галия Сәлахова да: "Үзебезнекеләрне күрергә килдем, барыгызны да сагындым", - дип күрешеп чыкты. Районда өлкән буынны зурлыйлар, менә бәйрәм пакетлары да китерделәр, күңелләр күтәрелеп китте. Барыгызга да зур рәхмәт диде ул. Татарстан Республикасының Экология министры урынбасары Рамил Низамов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Республикадагы һәм райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Алдагы көннәрендә сәламәтлек, тынычлык теләделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин ветеран мәгариф хезмәткәрләренә тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Соңыннан өлкәннәр бәйрәм бүләге итеп Әтнә халык театрының "Адашкан күңел" дигән спектаклен карадылар.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев