Апаста ришвәтчелеккә каршы бер йодрык булып көрәшәләр
Апас муниципаль район Советы каршында оешкан коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш район башлыгы рәислегендә узды. Биредә район Советы һәм башкарма комитеты, прокуратура, хокук саклау органнары, медицина һәм башка өлкә вәкилләре катнашты. Ришвәтчелеккә каршы пропаганда мәсьәләләренә багышланган әлеге утырышта дәүләт оешмаларында ришвәтчелек күренеше, район буенча ришвәтчелек күренешләрен анализлау,...
Апас муниципаль район Советы каршында оешкан коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш район башлыгы рәислегендә узды. Биредә район Советы һәм башкарма комитеты, прокуратура, хокук саклау органнары, медицина һәм башка өлкә вәкилләре катнашты.
Ришвәтчелеккә каршы пропаганда мәсьәләләренә багышланган әлеге утырышта дәүләт оешмаларында ришвәтчелек күренеше, район буенча ришвәтчелек күренешләрен анализлау, муниципаль өлкәдә хезмәт итүчеләрнең кереме, милке турында белешмәләрнең дөрес бирелеше, бюджет акчасын файдалануның закон таләпләренә туры килүе турында чыгышлар ясалды. Хокук саклау органнары вәкилләре ришвәтчелек төрләренә басым ясап, кайсы өлкәләрдә күбрәк чәчәк атуын һәм нинди эш алып барулары турында таныштырдылар. "Районда ришвәтчелеккә каршы системалы эш алып барыла. Шулай булуга да карамастан, әлеге юлга басучылар бар," - диде район прокуроры һәм фактларга тукталды. Кырын эш кырык елдан соң да беленә дигән борынгылар. Ә кайбер җитәкчеләр әлеге гыйбарәне онытып җибәргәннәр булса кирәк. Кече Күккүз авылында яшәүче Илдүс Хәбибуллин 2005 елда Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы булып сайлана. Эшли торгач, үзен әлеге җирлекнең чын хуҗасы итеп саный күрәсең. 2008 елда Шонгаты авылының яшәүчесез калган биш хуҗалык җирен үз исеменә күчереп тә куя. Шуның нәтиҗәсендә, дәүләткә 279 мең 565 сум зыян салган. Ләкин, без капчыкта ятмый. Тикшерү барышында шаһитлардан, авыл халкыннан сораштырулар үткәрелә. Суд исә Илдүс Хәбибуллинны гаепле дип таба һәм 28 мең күләмендә штраф, ә җирләрне кире Зур Күккүз авыл җирлегенә кайтарырга дигән карар чыгара.
Нинди генә катгый законнар чыгуга да карамастан, рул артында салмыш ир-атларны еш очратырга туры килә. Кәеф-сафа корганнан соң бер абзый рул артына утыра. Юлда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, абзый да аптырап калмый протокол төземәсеннәр өчен кесәсәннән акча чыгарып биреп котылмакчы була. Ләкин, егетләр ришвәтчелек юлына басарга теләмиләр, шаһитлар чакырып әлеге абзыйның үзен гаеплеләр юлына бастыралар. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара. Закон ришвәт алучыга гына түгел, бирүче өчен дә булганлыгын белеп тору берәүгә дә комачауламас. - Муниципаль өлкәдә хезмәт итүчеләрнең кереме, милке турында белешмәләрнең дөрес бирелешен күрсәткәндә 12 кешедә хаталар табылды, алар вакытында тикшерелде һәм тиешле җәзаларын да алдылар" - диде ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов. Бюджет чыгымнары көндәлек контрольдә тора. Һәр көн иртә белән район башлыгы рәислегендә барлык түләүләр, чыгымнар тикшерелә, шуннан соң гына кирәкле җиргә акча күчерелә. "Барлык тармакта да закон бозылмаска, район һәм җитәкчеләрнең эшләре халыкка ачык булырга тиеш. Бөтен өлкә бер йодрык булып, аңлашып, законнарны санлап эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешеп, законсыз гамәлләрнең тамырына балта чабып булачак. Законсыз гамәлләргә районда урын юк", - диде район башлыгы катгый төстә киңәшмәдә яңгыраган чыгыш һәм фикерләргә нәтиҗә ясап.
Гүзәл Хилавиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев