Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
Тема дня "Газета"

Апаста сайлау участоклары үз эшен оешкан төстә башлады

18 сентябрьдә - Россия Дәүләт Думасына сайлаулар Апас районында оешкан төстә башланып китте. Иртәнге сәгать сигездә барлык 57 сайлау участогының да ишекләре ачык иде. Районда барлыгы 15мең 94 сайлаучы бар, участокларда 293 кеше эшли. Һәр участокта күтәренке рух, бәйрәмчә кәеф каршы ала. Җыр-моң, музыка, тәмле коймак исе иртәдән үк урамнарга...

18 сентябрьдә - Россия Дәүләт Думасына сайлаулар Апас районында оешкан төстә башланып китте. Иртәнге сәгать сигездә барлык 57 сайлау участогының да ишекләре ачык иде. Районда барлыгы 15мең 94 сайлаучы бар, участокларда 293 кеше эшли. Һәр участокта күтәренке рух, бәйрәмчә кәеф каршы ала. Җыр-моң, музыка, тәмле коймак исе иртәдән үк урамнарга таралды. Халык бәйрәмгә баргандай, бер-бер артлы агылып кына торды.

Апас урта мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы Апас-Яшьләр сайлау участогы яны иртәнге сәгать сигез тулганчы ук халык белән шыгрым тулы иде. Сәгать сигез тулгач, участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Насыйбуллина сайлау тәртибе белән таныштырып, бәйрәм белән котлады. Беренче булып район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева һәм район аучылар җәмгыяте егере Дмитрий Тараканов сайлады.

- Сайлауларга һәрвакыт беренче килергә тырышам. Киләчәгебез өчен тавыш бирүне бурычым итеп саныйм. Балаларыбыз, оныкларыбыз һәм үзебезнең тормышыбыз имин, мул, җитеш булсын, - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев