Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста су юллары яңара

Апаста 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңара. Әлеге үзгәреш район үзәгенең Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнарын үз эченә ала. Аңа Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 37 миллион 100 сум акча бүленеп бирелгән. Эшне "Альтаир-1" оешмасы башкара. - Су юллары искергән. Алар барысы да яңартуны...

Апаста 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңара. Әлеге үзгәреш район үзәгенең Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнарын үз эченә ала. Аңа Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 37 миллион 100 сум акча бүленеп бирелгән. Эшне "Альтаир-1" оешмасы башкара.
- Су юллары искергән. Алар барысы да яңартуны таләп итә. 3 бригада эшлибез. Вакытында төгәлләп, райондашларга уңайлылык тудыру ниятебез. Бүгенге көндә Киров урамында эш төгәлләнде, Ленин, Кызыл армия урамнарында эш бара, - ди "Альтаир-1" оешмасы баш инженеры Мансур Хәйруллин.
Рамил Хәсәнов, Наил Фазлыев, Рифат Гыйззәтуллин бердәм булып, экскаватор белән казу, юл аша чыгару, тоташтыру хезмәтләрен белеп башкаралар. Һәр бригада шулай сынатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев