Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста терлекчелек белгечләре алты айга нәтиҗә ясадылар

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында терлекчелек белгечләре алты айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар. Идарәчеләр, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар, ферма мөдирләре катнашында узган җыелышта бу өлкәнең һәр тармагы турында җентекле сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар кимчелекле якларны әйтеп, узган елның шул чоры белән чагыштырдылар. Хезмәтләрен тиешенчә башкармаган белгеч-җитәкчеләргә кызарырга...

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында терлекчелек белгечләре алты айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар. Идарәчеләр, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар, ферма мөдирләре катнашында узган җыелышта бу өлкәнең һәр тармагы турында җентекле сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар кимчелекле якларны әйтеп, узган елның шул чоры белән чагыштырдылар. Хезмәтләрен тиешенчә башкармаган белгеч-җитәкчеләргә кызарырга туры килде.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев