Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Булачак солдатлар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар

Россиядә Хәрби Комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең кече спорт залында 16 декабрьдә яшүсмерләр арасында "Ягез әле, егетләр!" зур спорт ярышлары уздырылды. Анда районның 14 мәктәбе егетләре командалары, 100 гә якын булачак солдат катнашты. Районның "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтендә бик актив катнашучы Апас мәктәбе укучылары бу чараны тантаналы итеп ачтылар. Залга...

Россиядә Хәрби Комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең кече спорт залында 16 декабрьдә яшүсмерләр арасында "Ягез әле, егетләр!" зур спорт ярышлары уздырылды. Анда районның 14 мәктәбе егетләре командалары, 100 гә якын булачак солдат катнашты. Районның "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтендә бик актив катнашучы Апас мәктәбе укучылары бу чараны тантаналы итеп ачтылар. Залга Байраклар чыгарылды, Россия һәм Татарстан Гимннары яңгырады. Аннан соң ярышларга старт бирелде. Турникта 21 тапкыр күтәрелеп Апас мәктәбе укучысы Рамазан Саттаров бу конкурста чемпион булып танылды. Черкен мәктәбеннән Алексей Волков 20, Биештән Илсур Нигьмәтҗанов, Каратуннан Азат Хөснетдинов 19 ар тапкыр күтәрелде. Идәнгә ятып гәүдәне күтәрүдә егетләрнең барысы да нормативларны арттырып үтәделәр. 16 килограммлы гирне Каратун мәктәбе укучысы Айнур Җәббаров ике кулдан алмашлап 100 тапкыр һавага чөйде! Кызылтау мәктәбеннән Илдус?Гыйльметдинов гирне 78, Апас мәктәбеннән Илшат Кәлимуллин 69 тапкыр күтәрде. Баскетбол тубын алкага кертү ярышында да егетләрнең осталыгы югары бәяләнде. Россия, Татарстан, Апас районы, Бөек Ватан сугышы тарихлары, Россия Хәрби Көчләре, хәрби өлкәдә илкүләм танылган шәхесләр турында үткәрелгән викторина сорауларына да укучылар дөрес җавапларны тиз таптылар. Иң мавыктыргычы, әлбәттә инде эстафета ярышлары иде. Командалар арасында Апас, Каратун һәм Йомралы мәктәпләре җиңде.

Соңыннан барлык этаплар буенча призлы урыннар яулаган командаларны ачыкладылар. Район хәрби комиссариаты башлангычы һәм иганәчелегендә үткән бу чарада Апас мәктәбе беренче, Каратун мәктәбе икенче, Борнаш һәм Йомралы мәктәп командалары өченче урынны бүлештеләр . Җиңүче командаларга район хәрби комиссары Илшат Паймурзин Грамоталар тапшырды.

-Хәрби хезмәткә әзерләнүдә егетләрнең физик яктан сәламәт булуы бик мөһим. Сәламәт тәндә-сәламәт рух булуын беркайчан да онытмагыз, егетләр,-диде ул җиңүчеләрне котлап.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев