Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Горурланырлык игенчеләребез бар

Районыбыз басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләре көннән-көн алга бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 21 августка район буенча 15172 гектарда, 57960 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 38,2 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар көзге бодайны тулысынча җыеп амбарларга салды. Бүгенге көндә көзге арыш, арпа, борчак җыеп алу эшенә керештеләр....

Районыбыз басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләре көннән-көн алга бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 21 августка район буенча 15172 гектарда, 57960 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 38,2 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар көзге бодайны тулысынча җыеп амбарларга салды. Бүгенге көндә көзге арыш, арпа, борчак җыеп алу эшенә керештеләр.

Район башлыгы тәүлек әйләнәсе басу-кырларда булып җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып ягулык белән тәэмин ителешне, техниканың төзеклелеге мәсьәләләре белән таныша. Килеп туган сорауларны урында ук хәл итәләр. Шулай ук алдынгы комбайнчыларга премияләр тапшыру да дәвам итә. Чираттагы бүләкләүләр Әлмәндәр берләшмәсеннән башланды. Биредә япь-яшь егетләр кыр корабларын иярли. Рамил Шаһиәхмәтов белән Ришат Галиуллин 5 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр.

- Аграр көллиятне тәмамлагач армиядә хезмәт итеп кайттым. Аннан соң хуҗалыкта машинада эшли башладым. Урып-җыю чорында Рамил абый белән өченче сезон катнашам инде. Рамил абый төнлә суктыра, ә мин көндез. Эшләвебезнең нәтиҗәсе булып менә премия алдык. Рәхмәт җитәкчеләргә!,- ди Ришат Галиуллин. Шушы ук кырда Нияз Закиров белән Илдүс Салахов та 5 меңлек премия алдылар. - Мин дә аграр көллиятне тәмамлап, аграр университетка укырга кердем. Өченче сезон Нияз абый белән эшлибез. Премия алгач күңелләр күтәрелеп китә, дәртләндереп җибәрә, тагын да яхшырак эшлисе килә, - ди яшь комбайнчы Илдүс Салахов.

Йомралы берләшмәсеннән 5 мең сумлык премиягә Марсель Сәмигуллин белән Айрат Исмәгыйлев ия булдылар. Дәү әтисе белән әтисенә ярдәм итәргә Ринат та килгән иде. - Минем дә Дәү әти кебек алдынгы комбайнчы буласым, премияләр алып, газета битләрендә күренәсем килә. Атна буе хоккейга тренировкага йөрим, шимбә-якшәмбе комбайнда ярдәм итәргә киләм, -ди кечкенә Ринат Сәмигуллин.

Шушы ук хуҗалыктан яшь комбайнчылар Рамил Вафин белән Ленар Хәмидуллин экипажы да премия белән бүләкләнделәр.

- Һава шартлары яхшы булганда ике сменада суктырабыз. Сигезенче сезон кыр корабын иярлим инде. Рамил белән дүртенче сезон бергә. Тырышлыгыбызны күреп, зурладылар. Бик шатландык, - диде Ленар Хәмидуллин.

Горбунов берләшмәсеннән Фиргат Әхмәдуллин белән Вәгыйз Хәмидуллин экипажы, Алмаз Сәләхетдинов белән Артур Хәбибрахманов экипажлары 5 мең сумлык премия алу бәхетенә ирештеләр.

- Премия алу бик күңелле. Җитәкчеләргә зур рәхмәт!, - диде алдынгы механизатор Фиргат Әхмәдуллин. Йомралы берләшмәсеннән абыйлы-энеле Рамазан һәм Раил Гашыйгуллиннар, Илгиз Минһаҗетдинов экипажлары да 5 мең сумлык премия белән бүләкләнделәр. Кыр батырларына уңышлар теләп калабыз.

Гүзәл Хилавиева

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев