Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Иске Йомралы фермасында Яңа ел чыршысы куйдылар

-Агрофирманың Йомралы фермасы моннан 5 еллар элек капиталь ремонттан соң яктырып китте, эш шартлары шактый заманлашты. Ферма мөдире Рәүфә Хәерова бередәге 45 кешелек коллективны туплый да, матур итеп эшләтә дә белә. Ел башыннан фермада барлыгы 16862 центнер сөт җитештерелде. Барлыгы 475 баш бозау алынды. Биредә барлыгы 800 баш терлек исәпләнә....

-Агрофирманың Йомралы фермасы моннан 5 еллар элек капиталь ремонттан соң яктырып китте, эш шартлары шактый заманлашты. Ферма мөдире Рәүфә Хәерова бередәге 45 кешелек коллективны туплый да, матур итеп эшләтә дә белә. Ел башыннан фермада барлыгы 16862 центнер сөт җитештерелде. Барлыгы 475 баш бозау алынды. Биредә барлыгы 800 баш терлек исәпләнә. Күрсәткечләр ел саен яхшыруга бара,-диләр бүлекчә бухгалтерлары Гөлсинә Сибгатуллина белән Мәдинә Минневәлиева.

-Бозауларны салкын метод белән үстерү үзен нык аклый,-ди ферма мөдире.-Моның өчен дип аерым ангар төзелде. Яңа туган бозауны әнкәсеннән аергач аерым-аерым ачык түгәрәк мәйданчыкларга чыгарабыз. Алларына махсус катнаш азык, ефәктәй йомшак печән куябыз. Ясалма сөтне дә өзгәнебез юк. Асларына калын итеп салам түшәп, аны яңартып, вакытында алыштырып торабыз. Үтәли җил булмагач, бәләкәчләр авырмыйлар, көре-чая булып тигез өлгерәләр. Бозаулату бүлегендә эшләүче Гөлчәчәк Әхтәмова бик тәртипле, тырыш терлекче, ул җыйган 80 баш сөт бозаулары көнләп-сәгатләп үсә, сакланышлары да югары.

Тораклардагы тугыз ТСН тирес конвейеры эше өчен җаваплы механизатор Алберт Биктаһиров, кулдашлары Рәшит Гыйниятуллин, Илфат Ильясов, Айрат Рәхмәтуллин, Таһир Кәлимуллин, Илнар Хафизов, Фәнис Сибгатуллин, өтиле-уллы Фаил белән Фәнил Гайнетдиновлар хезмәтләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар. Миксер белән азык әзерләп аны терлекләр алдына кертүче Ранис Абдуллин белән Алмаз Халиков һәм башкалар да дус-тату эшлүне өстен күрәләр.

Инде онытылган тагын бер яңалык бар Йомралы фермасында-бер җылы, якты бүлмәдә бик матур итеп Яңа ел чыршысы бизәп куйганнар-2017 елны әнә шунда каршыларга исәпләре бар. Туган көннәре көтелгәннәр өчен бу көннәрдә ферма Яңа ел чыршысы янында җыйнак кына бәйрәм табыннары үткәрергә ниятләп куйганнар.

Онытылгын яңалык дигәннән, "Зөя"агрофирмасы, хуҗалык җитәкчеләре бу гадәтне яңартырга уйласалар, бик яхшы булыр иде. Җиңүчегә бүләккә дә әлләни күп акча кирәкми бит инде, иң матур Яңа ел чыршылы коллективка чәй табыны үткәрү өчен чәйнек-самавар, чынаяклар җыелмасы бик урынлы булыр иде, диюем. Ә без, район журналистлары һәр ферма Яңа ел чыршысын барып күреп бәяләргә әзербез. Беррәттән матур-матур язмалар, телетапшырулар әзерләргә дә сүз бирәбез. Тәвәкәлләп, моңа кем беренче булып алына?

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев