Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Каратунда Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды

Урта Биябашта уе еллар элек оешкан "РиФ" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча Күчмә Кубокка беренче ярыш үткәрелде. Апас "Алтын алка" Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов, мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов, яшь хоккейчылар, Каратун халкы һәм ярышны карарга килүче тамашачылар киң күңелле фермерга...

Урта Биябашта уе еллар элек оешкан "РиФ" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча Күчмә Кубокка беренче ярыш үткәрелде. Апас "Алтын алка" Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов, мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов, яшь хоккейчылар, Каратун халкы һәм ярышны карарга килүче тамашачылар киң күңелле фермерга рәхмәт җиткерүебезне сорадылар. Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады. Күчмә Кубок, Диплом-Грамота, медальләрне тапшыру тантанасына балалар бик көтсә дә, вакыты тыгыз булу сәбәпле иганәче бу спорт бәйрәменә үзе килә алмады, киләсе елда үз исемендәге ярышларны тагын да колачлырак итеп үткәрергә сүз бирде. Фирдүс Мингазиев үрнәгенә кушылырга теләүчеләр район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, Рамил Мөхетдинов, редакция белән элемтәгә чыксыннар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев