Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Кече Бакырчы эшсөярләре

Бүген районда 26 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. 8 гаилә мини-фермасы теркәлгән. Тәвәккәлләр сафында 24 кенә хуҗалыклы, 70ләп кеше яшәүче Кече Бакырчыдан бертуганнар Азат белән Марат Вәлиуллин гаиләләре дә бар. - Улым Ленар, туганнар белән былтыр төзегән ишегалды фермамда бүген 10 сыер басып тора, - ди Азат. - Безнең хәзер бозаулары белән...

Бүген районда 26 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. 8 гаилә мини-фермасы теркәлгән. Тәвәккәлләр сафында 24 кенә хуҗалыклы, 70ләп кеше яшәүче Кече Бакырчыдан бертуганнар Азат белән Марат Вәлиуллин гаиләләре дә бар.

- Улым Ленар, туганнар белән былтыр төзегән ишегалды фермамда бүген 10 сыер басып тора, - ди Азат.

- Безнең хәзер бозаулары белән бергә барлыгы 23 баш терлегебез бар. Көненә 80-120 литр сөт сатабыз. Айлык саткан сөт уртача 20-25 мең сум акча китерә. Өлгергән тана, бозауларга да сатып алучылар җитәрлек, - ди хуҗабикә, өч бала анасы Гөлия Вәлиуллина.

Азатның энесе Марат Вәлиуллин да былтыр биниһая зур җылы абзар салган. Хатыны Финия белән дүрт бала үстерә.

- 35 гектар җирем, берничә трактор, тагылмалар һәм бер комбайным бар. Минем абзардагы 25 баш (шуның сигезе савым сыеры), абыйныкына да җитәрлек терлеккә азыкны үзебез үстерәбез, - ди. Үзе казыган сенаж базы да тулы Маратның.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин:

- Хәзерге тәртип буенча мини-ферма 50 процентка өлгергәч тә районнан комиссия чакыртырга кирәк. Без аны рәсмиләшереп, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша каралган субсидияне аның хуҗасы банкта ачкан исәпкә күчерәбез, - дип аңлатты. - Узган ел 6 гаилә фермасын комиссия кабул итеп, хуҗалары 200 меңәр сумлык дәүләт ярдәме алды.

Азатка да дәүләттән шул субсидияне биргәннәр. Саву аппаратларының берсенә "кырыкка - алтмыш" нисбәтеннән сатучыга түләгән акчасы кире кайткан.

- Аңа субсидия нинди тәртиптә бирелә, - дип сорадым район авыл хуҗалыгы идарәсе баш бухгалтеры Радик Латыйповтан.

- Бу аппаратны сатып алучыга дәүләт ярдәме бирелү өчен районда бер генә рәсми нокта бар. Субсидиягә хокуклы булу өчен шәхси хуҗалыкта савым сыерлары өчтән дә ким булмаска тиеш. Аппарат сатып алу, терлекләрнең баш санын раслаучы документларны идарәгә тапшырырга кирәк,-дип җавап бирде ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев