Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Кәмит кире үз урынына кайта

Былтыр затлы тарантас-фаэтон ясап, Сабантуй халкын гаҗәпләндергән, сабыйларны сөендергән, олыларны балачакларына кайтарган Ындырчының алтын куллы остасы Вил Хантимеров белән авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин быел Сабантуй мәйданына кәмитне дә кире кайтарырга булдылар. Йомралының халыкка 1 гасыр чамасы хезмәт иткән агач кәмите урынына заманчасын ясыйлар алар. Монысы тимердән, өстә аны әйләндерүче...

Былтыр затлы тарантас-фаэтон ясап, Сабантуй халкын гаҗәпләндергән, сабыйларны сөендергән, олыларны балачакларына кайтарган Ындырчының алтын куллы остасы Вил Хантимеров белән авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин быел Сабантуй мәйданына кәмитне дә кире кайтарырга булдылар. Йомралының халыкка 1 гасыр чамасы хезмәт иткән агач кәмите урынына заманчасын ясыйлар алар. Монысы тимердән, өстә аны әйләндерүче бала-чага өчен аерым куласалары, мәйданчыкары бар. Иске кәмитнең эшкә яраклы, таза көймәләре, атларын да шул куласаларга кире урнаштырырга ниятләре бар осталарның. Җитмәгән көймәләрен яңартып куячаклар яки яңадан ясаячаклар. Конструкциягә чәчәкле-чуклы матур япма бөркәләчәк, тышын балалар рәсемнәре белән бизәргә дигән уйлары да бар. Бөтен эшне төгәлләп, яңа кәмитне сынап карагач, аны Сабантуй аланына илтеп, нык нигезгә, сүтеп алынмаслык итеп урнаштырачаклар. Яңа кәмитнең тормозы, кирәге чыкса әйләндерү өчен электр двигателенә көйләү мөмкинлеге дә уйланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев