Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Коштавылындагы иске йортта 8 чит ил кешесе “яши”

Район прокуратурасы, миграция хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә үткәргән рейдларның чираттагысында Коштавылында беркем яшәмәгән бер иске генә йортта 8 чит ил кешесенең теркәлүен ачыкладылар. Тикшерә торгач, алар кеше рәтләп торырлык шарлары да булмаган бу йортны моннан берничә ел элек Таджикистаннан кайткан берәүнең сатып алуын ачыклыйлар. Авылда көн күрү өчен түгел, чөнки, биредә...

Район прокуратурасы, миграция хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә үткәргән рейдларның чираттагысында Коштавылында беркем яшәмәгән бер иске генә йортта 8 чит ил кешесенең теркәлүен ачыкладылар.

Тикшерә торгач, алар кеше рәтләп торырлык шарлары да булмаган бу йортны моннан берничә ел элек Таджикистаннан кайткан берәүнең сатып алуын ачыклыйлар. Авылда көн күрү өчен түгел, чөнки, биредә яшәрлек шартлар юк. Фаразлар буенча, бу йорт аның өчен акча эшләү чыганагы булган. Хәзерге законнар нигезендә, чит ил кешесенә Россиягә керү, эшләү өчен кайда да булса миграцион хезмәттә махсус исәпкә басарга кирәк. Шушы очракта гына аңа Россиядә вакытлыча яшәп тору, эшләү өчен рөхсәт, башка документлар бирелә. 2012 елның июнь аенда шушы "табышлы йортның"ның яңа хуҗасы үзенә "кунакка кайткан" 8 ватандашын вакытлыча яшәү өчен теркәүләрен үтенеп, тиешле документлар тапшыра. Күпсанлы шаһитлар әйтүенчә, бу йортта "яшәүче" кунакларның гына түгел, аның хәзерге хуҗасының да авылда гомумән күренгәннәре дә булмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район паспорт-виза хезмәтенә бу вакытлыча теркәлү документларын гамәлдән чыгару, миграция учетыннан төшерү таләбе куелды. 18 сентябрьдә район суды прокурор таләбен тулысынча канәгатьләндерде.

- Авылда, күршеңдә кем яшәгәнен белеп тору көтелмәгән, күңелсез хәлләрдән аралып калыр - дип кисәтә район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев