Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Максат ачык-зур уңыш!

Быел районга самолетның иртә килүе, ашлама, кадрлар һәм техниканың тулысынча 1 мартка ук әзер булуы уҗым һәм күп еллык үлән басуларын тукландыруны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарылуын тәэмин итте. 2 майга район күләмендә барлыгы 13600 шектарда көзге уҗымнар, 6000 гектарда люцерна басулары һавадан һәм чәчкечләр белән тукландырылды. Бүгенгә барлыгы 3000...

Быел районга самолетның иртә килүе, ашлама, кадрлар һәм техниканың тулысынча 1 мартка ук әзер булуы уҗым һәм күп еллык үлән басуларын тукландыруны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарылуын тәэмин итте.

2 майга район күләмендә барлыгы 13600 шектарда көзге уҗымнар, 6000 гектарда люцерна басулары һавадан һәм чәчкечләр белән тукландырылды.

Бүгенгә барлыгы 3000 тонна чәчүлек инкрустацияләнде.

32000 гектарда узган көз туңга сөреп калдырылган басуларда, 8100 гектарлык уҗым, 12000 гектарлык күп еллык үлән басулары вакытында тырмаланып, дым тиешенчә капланды.

Мондый эш темпы соңгы еллардан аермалы буларак күпкә югары.

Игенче, хәерле сәгатьтә башланган язгы кыр эшләре нәтиҗәсе-югары уңыш ул, шуны онытма!

Басуларда бүген эш ике сменалы итеп оештырылган. Бу эшкә барлыгы 750 кеше җәлеп ителде. Басуларда эшләүчеләрне көнгә 3-4 тапкыр тәмле итеп ашату, аларны кырга килеп авыл мәдәният хезмәткәрләре күңелле итеп ял иттерү, һәм башка оештыру чаралары һәркайда төгәл үтәлсен!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев