Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Мәүлед аеның соңгы көнен Апас Җәмигъ мәчетендә зурлап билгеләп үттеләр

Җәмигъ мәчетендә мәүлед аеның соңгы көнен зурлап билгеләп үттеләр. Казан шәһәре һәм Татарстаннның Идел аръягы баш казые Мәхмүт, Инсаф хәзрәтләр, Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт, Казанның Шамил мәчете имамы Фазыл хәзрәтләр катнашында үткән бу чарага район мәчетләре имамнары, мәхәллә халкы да чакырулы иде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова чыгыш ясап,...

Җәмигъ мәчетендә мәүлед аеның соңгы көнен зурлап билгеләп үттеләр. Казан шәһәре һәм Татарстаннның Идел аръягы баш казые Мәхмүт, Инсаф хәзрәтләр, Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт, Казанның Шамил мәчете имамы Фазыл хәзрәтләр катнашында үткән бу чарага район мәчетләре имамнары, мәхәллә халкы да чакырулы иде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова чыгыш ясап, район башлыгының изге теләкләрен җиткерде һәм диндарларны Мәүлед ае төгәлләнү белән котлады.

Моңлы һәм вәкарь тавышлы Казан кунакларының коръән сүрәләрен, салават-аятьләрне бар халык йотлыгып тыңлады. Өйлә, икенде намазларында алтмыштан артык кеше катнашты. Мәслимәләр Роза Ногманова, Венера Сәгъдиева, Гөлсирә Әхмәтҗанова, Нурия Насыйбуллина, Җиһан Хөснетдинова хәләл ризыклардан әзерләгән аш-су, пылаудан авыз иттеләр.

Апас мөхтәсибәте белдерүенчә, районның һәр мәчете, мәхәлләләрдә Мәүлед бәйрәме көннәрендә менә шундый матур дини чаралар үткән, аларда 500 дән артык кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев