Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Сатмыш халкы суга тиенә, һәр өйдә су краннан ага

Сатмыш авылы халкы сузызлыктан озак интекте. Бигрәк тә авыл уртасындагы Күл, Яр буе урамнарында яшәүчеләргә кыен булды. 1970 елларда метр ярым тирәнлектә генә казылган суүткәргечләр кышкы туңда ярылып үзәкләренә үтте. - Фермадан эштән кайтам да, кышын авыл уртасындагы, авыл артындагы чишмәләргә көянтә-чиләк тотып суга китә идем. Аларга барып җиткәнче ике-өч...

Сатмыш авылы халкы сузызлыктан озак интекте. Бигрәк тә авыл уртасындагы Күл, Яр буе урамнарында яшәүчеләргә кыен булды. 1970 елларда метр ярым тирәнлектә генә казылган суүткәргечләр кышкы туңда ярылып үзәкләренә үтте.

- Фермадан эштән кайтам да, кышын авыл уртасындагы, авыл артындагы чишмәләргә көянтә-чиләк тотып суга китә идем. Аларга барып җиткәнче ике-өч тирән чокырлар аша да чыгасы. Бер мин генә түгел, авыл хатыннары, кыз-киленнәр кыр казларыдай тезелешеп бара идек. Ә чишмәләр ерак-ярты чакрым бит, җаныкайлар,- ди 87 яшьлек Фәнзилә Шәрәфиева.

- 3 еллар элек авыл җыенында бу хакта сүз чыкты Менә август аенда авылыбызның бөтен урамнарында да су юлларын яңарттылар. Бар халык хәзер суны йортларына кертү белән мәш килә. Халык өчен шундый уңайлык булдыручы район җитәкчелегенә бик зур рәхмәтебезне ирештерегез, яме, - дип сүзгә кушылды Алсу Гайфетдинова.

- Августның унысына инде авыл эчендә 2 километрлык юан су трубалары салынды. Бетон коеларга урамнарга су алу гидрантлары да куела. Казан төзүчеләре эшне бик тиз тота, барлык эш 18 миллион 450 мең сумга төшәчәк.

-Җир астыннан горизонталь бораулау ысулына өстенлек бирәбез. Барлык суүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 4,2 километр, сентябрьгә эшебезне комиссиягә тапшырачакбыз. Юлларны бик бозмаска тырышабыз-бүгенгә, мәсәлән, 800 метр озынлыктагы суүткәргечне ачык траншея казымыйча җир астыннан бораулап суздык. Авыл күленә дә зыян салмадык, аны аркылы чыкканда 5 метр тирәнлеккә җир астыннан тиштек, - ди подрядчы оешма оператор-машинисты Вәкил Вәлитов белән аның ярдәмчесе Илмир Азизов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев