Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Табар Черкене янәшәсендә кыргый киндер кыры юк ителде

Районда наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү максатында үткәрелгән "Мәк" махсус операциясе тәмамланды. Операция барышында Табар Черкене авылы фермасы янәшәсендә елга ярындагы тиреслектә 2000гә якын төп кыргый киндер үсемлеге табылган. Ришат Җамалиев. Полиция участок инспекторы Илнур Тимеркәев хәбәр иткәнчә, бу басуга ул очраклы гына юлыкмаган. Авыл активистлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, штаттан тыш...

Районда наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү максатында үткәрелгән "Мәк" махсус операциясе тәмамланды. Операция барышында Табар Черкене авылы фермасы янәшәсендә елга ярындагы тиреслектә 2000гә якын төп кыргый киндер үсемлеге табылган.

Ришат Җамалиев.

Полиция участок инспекторы Илнур Тимеркәев хәбәр иткәнчә, бу басуга ул очраклы гына юлыкмаган. Авыл активистлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, штаттан тыш хезмәткәрләр хокук сакчыларына районда наркотиклы матдәләр таралуга каршы көрәштә даими һәм теләп булышалар.

- Оператив рәвештә махсус комиссия оештырылды, - диде ул. -Тамырда үсүче кыргый үсемлекләр катгый күзәтү астында йолкып алынды һәм исәпләнде. Аннан акт язылып, 1 центнердан артык яшел кыргый киндер шаһитлар һәм комиссия катнашында махсус учакта көлгә калганчы яндырылды.

- Форсаттан файдаланып, райондашларны сак һәм уяу булырга чакырам. Кыргый киндер үсентеләренә юлыксагыз, кичекмәстән бу хакта район прокуратурасына, район эчке эшләр бүлегенә яки авыл җирлекләренә дә хәбәр итегез, - ди комиссия әгъзасы, район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев. - Законнар нигезендә, хәбәрегез дөрес булып, бу "плантация" хуҗаларын ачыклау, кыргый киндерне махсус үстереп наркотик матдәләр үзерләүче, сатучыларны, башка юллар белән районда наркотик матдәләр таратучыларны тоткарлауга булышлык итсә, бүләкләү тәртибе каралган, анонимлык гарантияләнә. Үз чиратында прокуратура бу мәсьәләне катгый күзәтүдә тота. "Ак үлем" районыбызда тамыр җәяргә тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев