Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Яңа елдан балалар бакчасына түләүләр 12 процентка арта

1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләүләр арта. Ул 12 процентны, ягъни 9 сәгать эшләүче авыл бакчалары өчен якынча 280 сум, 12 сәгать эшләүчеләр өчен 340 сум чамасы тәшкил итәчәк. Һәр атнаның дүшәмбесендә журналистлар телефон аша халык белән аралаша. "Серләремне, "Йолдыз, кабул ит!" сәхифәсенә балалар бакчаларына бәяләр арту турында да күп...

1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләүләр арта. Ул 12 процентны, ягъни 9 сәгать эшләүче авыл бакчалары өчен якынча 280 сум, 12 сәгать эшләүчеләр өчен 340 сум чамасы тәшкил итәчәк.

Һәр атнаның дүшәмбесендә журналистлар телефон аша халык белән аралаша. "Серләремне, "Йолдыз, кабул ит!" сәхифәсенә балалар бакчаларына бәяләр арту турында да күп кенә сорау һәм фикерләр яңгырады. Араларында: "Түләү биш мең булачак икән, шул дөресме?" - диючеләр дә, "Өч балам бакчага йөри, миңа эшләп йөрергә дә кирәкми, чөнки ул кадәр хезмәт хакы да алмыйм", - дип өзгәләнүчеләр дә, "Яңа елдан соң субсидияләр бетә икән", - дип борчылучылар да, "Баланы әби-бабасына илтербез инде", - диючеләр дә бар иде.

Барлык сорауларга да ачыклык кертү өчен без район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшинга һәм социаль яклау идарәсенең матуриаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Алия Гарифуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Бүгенге тормышта бәя арту артык гаҗәп күренеш түгел. Аңа тыныч карарга ияләшеп киләбез кебек. Газга, утка, ашамлыкларга, бензиньгә дә күтәрелә ул. Балалар бакчалары өчен түләү арту да азык-төлек бәяләренең һәм бакчада эшләүче кече персоналның хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле. Шул ук вакытта баланы бакчага йөрткән өчен киткән чыгымнарның 70 процент өлешен хөкүмәт түләгәнлеген дә онытмаска кирәк. Ата-аналар түләве гомуми бәянең 27 процентын гына тәшкил итә. Бәя артса да, дәүләт ярдәме дә бар бит. Компенсацияләр һәр бала өчен әти-әнинең исәп-хисап счетына айныкы-айга, вакытында кайтып бара. Дөрес, бу очракта балалар бакчасы өчен вакытында түләү дә кирәк, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.

Моңа кадәр балалар бакчасына түләргә бирелә торган компенсацияләр сакланачакмы соң? Газета укучыбызның бу соравына җавап уңай булды.

- Компенсацияләрнең барысы да саклана. Керем күләменә бәйле булмаган федераль компенсация беренче бала өчен - 20 процент, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент күләмендә исәпләнәчәк. Мисал өчен, 1-3 яшьлек бала 12 сәгать эшләүче бакчага йөрсә, аңа компенсацион өлештән чыгып, 50 проценты, 776 сум 50 тиен субсидия күчәчәк. 3-7 яшьлек бала өчен 700 сум 50 тиен туры килә. 9 сәгать яки 10,5 сәгать эшләүче бакчаларда субсидия күләме башкачарак. Мисал өчен, гаиләдәге икенче бала 9 сәгать эшләүче, авыл бакчасына йөрсә, аңа 642 сум 50 тиен субсидия түләнәчәк. Алдан бу сумма - 574 сум иде. 3-7 яшьлек икече бала өчен 1 гыйнвардан 607 сум кайтачак. Элек ул - 539 сум иде. Бу акчаларга өстәмә өлеш тә кушылачак. Югарыда әйтелгән сумма барлык әти-әниләргә дә түләнә. Керемгә бәйле өстәмә компенсация дә үз көчендә кала. Ул бары тик гаиләдәге бер кешегә исәпләнгән керем 20 меңнән артып киткән очракта гына түләнми. Хезмәт хакы, ягъни керем азрак булган саен, акча күбрәк күчә. Мисал өчен, 1-3 яшьлек бала 12 сәгать эшләүче "Кояшкай" яки "Салават күпере" бакчасына йөрсә, 1-3 яшьлек бала өчен айлык түләү 3224 сум, 3-7 яшьлек өчен 3117 сум булыр дип фаразлана. Инде шул суммадан өстәмә түләүләрне исәпләп карыйк. Гаиләдәге 1-3 яшьлек бала 12 сәгать эшләүче бакчага йөреп, җан башына туры килгән керем 10 мең сумнан ким булса, 1222 сум өстәмә акча кайтачак. Димәк, 3224 сумнан 1222 сумны һәм 776 сумны алып атабыз. Бу гаилә кесәсеннән бары тик 1225 сум гына чыгачак дигән сүз- ди Алия Гарифуллина.

Социаль яклау идарәсеннән белдерүләренчә, күп балалы гаиләләргә каралган ташламалар да сакланачак. Безгә борчылып шалтыраткан әнигә җавап шундый: өченче яки аннан соңгы бала өчен түләүдә 50 процент ташлама каралган, компенсацияләр дә исәпләнә. Мөмкинлеге чикләнгән, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бакчага бушлай йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев