Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Яшь апаслылар ВИЧ һәм СПИДка “ЮК!” диләр

Апас үзәк шифаханә вәкилләре Гөлсинә Гайнуллина, шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина декабрьнең беренче декадасында Россиякүләм игълан ителгән "ВИЧСТОП" акциясе кысаларында Апас мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, эчкерсез һәм ачык сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Үсмер егет һәм кызларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирелде, махсус видеофильм күрсәтелде, буклет-искәрмәләр таратылды. Мәктәп шәфкать туташы Гөлназ Фәсхетдинова,...

Апас үзәк шифаханә вәкилләре Гөлсинә Гайнуллина, шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина декабрьнең беренче декадасында Россиякүләм игълан ителгән "ВИЧСТОП" акциясе кысаларында Апас мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, эчкерсез һәм ачык сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Үсмер егет һәм кызларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирелде, махсус видеофильм күрсәтелде, буклет-искәрмәләр таратылды. Мәктәп шәфкать туташы Гөлназ Фәсхетдинова, укытучылар һәм укучылар белгечләргә рәхмәт әйтеп, мәктәпкүләм флэшмобта бик теләп катнаштылар.

1 декабрьдә шундый ук чара Апас көллиятендә үтте. 6 декабрьдә бу "десант" тулы составта Каратун мәктәбе укучылары белән очрашуда катнашачак.

Табиб Гөлсинә Гайнуллина әйтүенчә, моннан 15 еллар элек районда яшәүчеләр арасында бу куркыныч авырулар гомумән дә теркәлмәгән. Ә менә 2000 елдан башлап бу шомлы исемлектә беренче авырулар күренә башлаган.

Бүген районда төрле юллар белән ВИЧ, СПИД йоктырган төрле яшьтәге һәм җенестәге бер дистәгә якын кеше яши.

-Аларны вакытында ачыклап дәвалауга керешү бик нәтиҗәле. Бу куркыныч авырулар корбаны булган һәр кеше безнең аерым исәптә тора һәм аларның һәркайсы махсус документларга кул куя,-ди ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев