Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Яшәгән саен яшисе килә

Колгына авылында яшәүче, бу көннәрдә 95 яшьлеген каршы алган Нурлыбәнәт әби Сафиуллина әнә шулай ди. - Сигез баламның алтысы вафат булдылар, аларның кыска гомерләрен мин гомерлимдер инде, - диде ул күңеле тулып. Дөньяның ачысын-төчесен күп күрә ул. Бер оя балалар да үстерәләр, колхоз эшеннән дә калмый. Сугыш чоры елларын бүгенгедәй...

Колгына авылында яшәүче, бу көннәрдә 95 яшьлеген каршы алган Нурлыбәнәт әби Сафиуллина әнә шулай ди. - Сигез баламның алтысы вафат булдылар, аларның кыска гомерләрен мин гомерлимдер инде, - диде ул күңеле тулып. Дөньяның ачысын-төчесен күп күрә ул. Бер оя балалар да үстерәләр, колхоз эшеннән дә калмый. Сугыш чоры елларын бүгенгедәй хәтерләп, күзаллап, тәфсилләп сөйли. - Шул елларда да исән калганбыз икән, бүгенге рәхәткә түзәргә инде. Хәсрәт кенә бетерә адәм баласын, үз балаңны югалту ачысын әйтеп-аңлатып сөйләрлек түгел, - ди ул. Нурлыбәнәт әби заманча төзелгән, якты, җылы өендә бүген үзе генә гомер кичерә. Үзе генә дисәм дә, ялгыз түгел ул. Балалары, оныклары, кияве-килене һәрдаим аның янында. 67 яшьлек кызы Мәсхүдә апа, 58 яшьлек улы Сәгъдулла абый әниләре турында горурланып сөйләделәр. Үзен яхшы хис итә әле әбиебез. Күзлексез генә гәҗит укый, бәйли, ямый. Бизәкләп, чәчәкләп, күңел җылысын кушып бәйләгән башмакларын безгә дә бүләк итте. Үзенә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгать булып, башлыкларга рәхмәтләрен җиткерергә дә кушты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов, ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова, Дәвеш авыл җирлеге рәисе Таһир Хөсәенов изге теләкләрен кушып Нурлыбәнәт әбигә ил башлыгының котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Шул арада мәктәптән шау-гөр килеп оныкчыклары да кайтып керде. Дәү-дәү әниләрен юбилее белән тәбрикләделәр. Ә әбиебез һәркайсыннан укулары турында сорашты. Аның һәрнәрсәдән хәбәрдар булуы сизелеп тора.

Үзен олылаганнары өчен кат-кат рәхмәтләрен әйтеп, "Яшим әле, 100 яшьлегемә дә килерсез, яме", - дип озатып калды безне Нурлыбәнәт әби. Амин, шулай булсын. Әбиебез әйтмешли, күпме генә яшәсәң дә, яшәлмәгән дә кебек бит бу гомер дигәнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев