Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Зур Болгаерда юл төзелеше башланды

Зур Болгаер авылы халкы өчен тагын бер яңалык, тагын бер уңайлылык. Авылның Совет һәм Бакча урамнарына таш өслекле юл салу эшләре башланды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлеге башлыгы, юлчылар белән очрашып, эшнең барышы белән якыннан танышты. - Авылыбыз халкы юлсызлыктан бик интекте. Халык җыеннары вакытында район башлыгына мөрәҗәгать иттек....

Зур Болгаер авылы халкы өчен тагын бер яңалык, тагын бер уңайлылык. Авылның Совет һәм Бакча урамнарына таш өслекле юл салу эшләре башланды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлеге башлыгы, юлчылар белән очрашып, эшнең барышы белән якыннан танышты.

- Авылыбыз халкы юлсызлыктан бик интекте. Халык җыеннары вакытында район башлыгына мөрәҗәгать иттек. Күргәнегезчә республикакүләм программа нигезендә 4 миллионлык юл төзелеше эшләре башланып китте, - диде авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина. Авыл халкы да берсеннән-берсе уздырып шатлыгы белән уртаклашты.

- Бу авылга җитмешенче елларда килгән идем, шуннан бирле нужарабыз. Юлчыларны күргәч үк бик рәхәт булып китте. Балалар кайта-китә, машиналарын авыл башында калдыралар. Район башлыгына, авыл җирлеге башлыгына Алланың рәхмәте булсын, - дип елый-елый рәхмәтен белдерде Флера апа Амануллина. Безнең янга Юлия апа Загретдинова да туктады.

- Без авылның иң соңгы урамында яшибез. Пычрак вакытларда кереп-чыга торган түгел. Эш башлаганнарын күргәч бик сөендек, - диде ул.

Әлеге юл төзелешен "Татавтодор" оешмасы юлчылары башкарачак.

- Менә бүген Зур Болгаер авылында эшне башлап җибәрдек. Бригадада алты кеше эшли. Башта җир ташып тигезлибез, аннан известь белән бутыйбыз, соңыннан таш җәябез. Ике урамга 800 метрга якын озынлыкта була. Бакча урамына 3 метр, Совет урамына 5 метр киңлектә җәеләчәк. Һава шартлары яхшы торса бер атна эчендә авыл халкы яңа юлдан йөриячәк, - диде бригада мастеры Шамил Салахов.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев