Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Зур Күккүз тавы итәгендә чаңгы эзен кар капламый

- Кышкы спорт сезонын берничә ел рәттән Зур Күккүз авылына килеп ачу һәм үткәрү безгә бик җиңел, - диделәр ярышны ачу тантанасында район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Ринат Шәяхмәтов. - Биредәге чаңгы секциясе тренеры Фирдүс Гайнетдинов спортчылар һәм тамашачылар өчен барлык шартларны да булдыра, рәхмәт...

- Кышкы спорт сезонын берничә ел рәттән Зур Күккүз авылына килеп ачу һәм үткәрү безгә бик җиңел, - диделәр ярышны ачу тантанасында район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Ринат Шәяхмәтов.

- Биредәге чаңгы секциясе тренеры Фирдүс Гайнетдинов спортчылар һәм тамашачылар өчен барлык шартларны да булдыра, рәхмәт аңа, - дип үз сүзен өстәде Биеш мәктәп командасын бирегә алып килгән директор Зөфәр Зәмдиханов. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова һәм аның хезмәттәшләре, мәдәният йорты директоры Шәһидә Гыйззәтуллина, китапханәче Галия Җәләлиева, Кече Күккүз авыл клубы мөдире Ләйсән Зарифуллина чаңгы юлыннан шактый арып, туңып-күшегеп кайткан яшь спортчыларны җыйнак кына чәй табыны янына көне буе җыр яңгыраган урамга ук чыгып каршы алдылар. Һәркемне мәктәп ашханәсендә махсус әзерләнгән кайнар аш-сулы табынга чакырдылар.

14 гыйнварда авыл уртасындагы 3 километрлык чаңгы дистанциясенә районның 20 мәктәбеннән 120 яшь чаңгычы чыкты.

Кышкы сезонны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.

Күп еллар дәвамында Зур Күккүз мәктәбе укытучысы, директор булып эшләгән Нурхәт Хәбибуллин авыл халкына үзенә күрә бәйрәм оештыручыларга, ярышта катнашучыларга яңа уңышлар теләде.

Кыш дәвамында район күләмендә әле тагын ярты дистәдән артык чаңгы ярышы үткәреләчәк, дигән хәбәрне ишетеп:

- Яшьтәшләр белән интернет аша танышу минем өчен кызык түгел. Чаңгы юлында яңадан очрашканга кадәр, - диде Зур Күккүз мәктәбенең иң яшь спортчысы Зәринә Миңнуллина.

Командалар беренчелегендә Зур Күккүз, Черкен, Апас, Чүрибураш мәктәп командалары вәкилләре призлы урыннарда. Шәхси беренчелектә Зур Күккүз мәктәбе яшь спортчылары Ринал Шәяхмәтов, Алинә Кәлимуллина, Эльвина Сөнгатуллина, Чүрибураштан Айдар Гыйсмәтуллин үз шәхси рекордларын яңарттылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев