Апас егете Әмир Заһидуллин бокс буенча беренчелекне яулаган
10 көн элек Балтачта 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан ачык беренчелегенә бокс буенча ярышларда Апастан Әмир Заһидуллин 50 килограмм авырлыкта беренче урын яулады. 27 октябрь-1 ноябрьдә Каменск-Уральск шәһәрендә Бөтенроссия профсоюзлары Үзәк Советы призларына үткән зур турнирда 64 килограммлы үлчәүдә яшь каратунлы Радик Шаяхмәтов өченче урын яулады. Бу хакта аларның...
10 көн элек Балтачта 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан ачык беренчелегенә бокс буенча ярышларда Апастан Әмир Заһидуллин 50 килограмм авырлыкта беренче урын яулады. 27 октябрь-1 ноябрьдә Каменск-Уральск шәһәрендә Бөтенроссия профсоюзлары Үзәк Советы призларына үткән зур турнирда 64 килограммлы үлчәүдә яшь каратунлы Радик Шаяхмәтов өченче урын яулады. Бу хакта аларның тренерлары-Данис Хәкимов хәбәр итә.
-Каратун мәктәбе подвалында урнашкан бокс секциясендә бүген йөзгә якын бала шөгыльләнә. Тиздән бездә капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк. Яңа рингта, яңа шартларда ел ахырына кадәр үзебез дә бокс буенча ачык Татарстан беренчелеге үткәрүгә әзерләнәбез,-дип уй-хыяллары белән уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев