Апаслылар “Россиянең Чаңгы Юлы-2018“ гә кушылды
895
0
Районның олысын һәм кечесен берләштереп Апаста кышкы спорт төрләренең иң күп кеше катнаша торган чаңгы узышлары узды. Әлеге ярышта төрле яшьтәге спорт сөючеләр катнашты. Гаиләләре белән килүчеләре дә бик күп иде. Бу спорт чарасы елда безнең төбәгебездә үткәрелә. Чөнки безнең президентыбыз Владимир Путин ассызыклап үткәнче: "Массакүләм спортның дәрәҗәсе күпчелек кешеләрнең...
Районның олысын һәм кечесен берләштереп Апаста кышкы спорт төрләренең иң күп кеше катнаша торган чаңгы узышлары узды. Әлеге ярышта төрле яшьтәге спорт сөючеләр катнашты. Гаиләләре белән килүчеләре дә бик күп иде.
Бу спорт чарасы елда безнең төбәгебездә үткәрелә. Чөнки безнең президентыбыз Владимир Путин ассызыклап үткәнче: "Массакүләм спортның дәрәҗәсе күпчелек кешеләрнең яшәү сыйфатын билгели. Физик тәрбияне бирү, үзеңә җаваплы карауны кечкенә чагыңнан ук тәрбияләргә кирәк", - ди ул.
Соңгы елларда районыбызда спортның дәрәҗәсе үсә. Әледән әле спорт мәйданчыклары ачылып тора. Гомумән җыеп алганда спорт белән шөгыльләнә торган кешеләрнең саны республика статистикасыннан алганда 40 процентка артты. Бу инде һәр өч кешенең берсе спорт белән шөгыльләнә дигән сүз.
Менә инде бүгенге чара моның дәлиле. Һәр мәктәп һәм оешмалардан спортны сөючеләр килде. Балалар бакчасыннан килгән нәниләрнең катнашуы бигрәк тә матур күренеш булды.
Хәбибуллиннар ярышка гаиләсе белән килгән иде. Аларның Фоат дигән малайларына 6 яшь, ә менә кечкенәсенә әле 3 нә. "Без былтыр да Юнысны алып килгән идек, тик ярышка өлгерә алмадык. Ә менә быел инде анага мондый бәхет тәтеде. Безне кичәдән үк ашыктырды инде. Әлеге чараны олысы да кечесе дә калдырасылары килмәде. Һәм мона бүген беренче тапкыр шушындый күңелле спорт чарасының старт сызыгына иң яшь катнашучы булып басты", - ди ата-анасы Алмаз белән Гөлназ.
Ярыш бик матур төстә барды. Катнашучылар һәм тамашачылар өчен кайнар чәй белән коймаклар һәм хәтта шашлыклар да әзерләнгән иде.
Мәктәпләргә бүген район башлыгы исеменнән бүләкләр дә тапшырылды. Ул да булса ныгытмалары белән өр яңа чаңгылар. Бу инде массакүләм спортны тагын да үстерү, үзебезнең арадан дөнья һәм олимпия чемпионнарын тәрбияләр өчен эшләнелә.
Ярышлар бик оешкан төстә барды. Катнашу теләге белән килсәләр дә, барысының да призларга лаек буласы килде. Матур февраль аеның ап-ак карыннан чаңгы белән сызып алар финишка йөгерде. Ә инде анда аларны җиңүгә өндәп, рухландырып Ринат Шиахметов каршы алып торды.
Ярышалар беткәннән соң бүләкләү мизгеле килеп җитте. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбәдуллин әлеге спорт чарасында катнашкан кешеләрне массакүләм спортка керткән өлешләре өчен һәм призлы урыннарга лаек булганлыклары белән котлады. Чарада урын алган командыларны һәм спортчыларны бүләкләде. Аерым балалар бакчасыннан килгән нәниләрне, иң яшь һәм иң олы катнашучыны билгеләп үттеләр.
Айрат Аминов. Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев