Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апасның яшь көрәшчеләре Россиякүләм ярыш чемпионнары

13-15 апрельдә Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогы һәм призларына Бөтенроссия милли көрәш турнирына Апастан 10 кешелек команда барды. Бу мөһим ярышта Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 45 команда, 550 көрәшче катнашты. Апас командасы беренче унлыкта баллар буенча җиңде, төрле үлчәү категорияләрендә күп яшь көрәшчеләребез призларга лаек булды. Команда...

13-15 апрельдә Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогы һәм призларына Бөтенроссия милли көрәш турнирына Апастан 10 кешелек команда барды. Бу мөһим ярышта Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 45 команда, 550 көрәшче катнашты. Апас командасы беренче унлыкта баллар буенча җиңде, төрле үлчәү категорияләрендә күп яшь көрәшчеләребез призларга лаек булды. Команда капитаны, инде егерме елдан артык тренер булып, район көрәшчеләрен шундый ярышларга әзерләүче спорт остасы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Ринат Гыйламов балалар шатлыгын редакциягә үк килеп уртаклашты!

-Шәкертләремә зур рәхмәт, Апас спорт данын лаеклы якладык,-диде ул.-43 килограммлы үлчәмдә Апастан Айрат Салаватуллин, 46 килограммлы категориядә Кызылтаудан Динар Мөхетдинов 5-6 урыннар яуладылар. Биештән Раил Фәсхетдинов (70 кг.) белән Апастан Данил Нәҗмиев исә финалга үтеп, үзләреннән өлкәнрәк һәм авыррак үлчәмле көндәшләрен 1 минутта һәм чиста егып, икенче урыннарны бүлештеләр. Бу егетләр өчен, әти- әниләре өчен, минем үзем өчен бик зур шатлык бу! Татарстан Республикасы көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин пьедсталдагы шәкертләремә призлар, медальләр тапшырганда барыбызга да бик күңелле булды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев