Арчада җиңеп кайткан Апасның яшь хоккейчыларын район башлыгы каршы алды
"Алтын алка" боз сараенда шөгыльләнүче 2008 елгы яшь хоккейчылар Арчада узган Яңа ел турнирында катнаштылар. Алар биредә үзләрен кыю һәм җитез тотып, беренче урынга лаек булдылар. Арча районы командасын 5:1 исәбе, сабалыларны 7:0 исәбе белән җиңделәр. Буа районы командасы белән исәп 2:3. Яшь хоккейчылар Кубок һәм Мактау грамотасына лаек булдылар....
"Алтын алка" боз сараенда шөгыльләнүче 2008 елгы яшь хоккейчылар Арчада узган Яңа ел турнирында катнаштылар. Алар биредә үзләрен кыю һәм җитез тотып, беренче урынга лаек булдылар.
Арча районы командасын 5:1 исәбе, сабалыларны 7:0 исәбе белән җиңделәр. Буа районы командасы белән исәп 2:3. Яшь хоккейчылар Кубок һәм Мактау грамотасына лаек булдылар. Җиңү яулаган яшь хоккейчыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды.
Район мәдәният йортында Яңа ел тантанасы барышында аларны сәхнәгә чакырып тәбрикләде, тренер Ленар Мотыйгуллинга Рәхмәт хаты һәм барчасына да 5 мең күләмендә акчалата премия тапшырды.
"Барысы да үзебезнең район балалары. Спортта да, укуда да өметле яшьләр үсә. Алар безнең киләчәк", - диде район башлыгы. Шулай ук балаларны йөртүче автобус шоферы Ринат Газиев та район башлыгы кулыннан акчалата бүләк алды. Район башлыгы аңа юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын дигән изге теләкләрен җиткерде.
Балалар да, әти-әниләр дә сөенечен яшермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев