Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов гаиләсе волейбол буенча өченче район турнирын уздырды
-Теләктәшләрем Марат Хәсәнов белән Фәнис Сафиуллинга, ярышка килгән 10 мәктәп командасына гаиләбез һәм һәр катнашучы исеменнән зур рәхмәтемне ирештерәм,-ди киң күңелле, үзе дә спортның бу төрен яратучы иганәче гаилә башлыгы Зөфәр Зәмдиханов. Турнир шартлары буенча, күчмә Кубокны Биештән турнирда узган ике ел рәттән җиңүче Апас мәктәбе волейболчылары алып киткән иде....
-Теләктәшләрем Марат Хәсәнов белән Фәнис Сафиуллинга, ярышка килгән 10 мәктәп командасына гаиләбез һәм һәр катнашучы исеменнән зур рәхмәтемне ирештерәм,-ди киң күңелле, үзе дә спортның бу төрен яратучы иганәче гаилә башлыгы Зөфәр Зәмдиханов. Турнир шартлары буенча, күчмә Кубокны Биештән турнирда узган ике ел рәттән җиңүче Апас мәктәбе волейболчылары алып киткән иде. Реванш матчы бу юлы биешлеләр файдасына-командалар беренчелегендә хуҗалар отты. Икенче урында Апас, өченче урында Каратун мәктәп командалары. Җиңүче командалар Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Иганәче хисабыннан мәктәп ашханәсендә җыйнак кына табын да оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев